tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сабадагы “Ак калфак” – 2015 ел хисабы
Сабадагы “Ак калфак” – 2015 ел хисабы

Сабадагы “Ак калфак” – 2015 ел хисабы

“Ак калфак”ның бүлекчәләре Татарстанның Саба районы авыллары буенча эшчәнлекне киң җәелдерде. Авыл китапханәләре каршында оешкан 20 бүлекчә даими эш алып бара. Аларның максатлары:  яшь буынны милли рухта тәрбияләү, халкыбызның гореф-гадәтләрен таныту, китапханә чаралары аша татар телен үстерү, мөслимәләр белән очрашулар аша динебезнең асылын аңлату, көндәлек киемдә милли үрнәкләрне кертүне ирешү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау.

Агымдагы елда Курсабаш авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар клубы актив, даими эш алып барды. Клуб җитәкчесе Нәфыйкова Фәридә Маис кызы бик талантлы ханым, шигырьләр яза, масса чаралары уздыру өчен язган сценарийлары бик тә эчтәлекле. Клубка йөрүче авылдашлары белән алъяпкычлар тегеп, чигү чигеп үзләренә киемнәр булдырдылар. Кулъяулыклар чигү, кул эшләре эшләү белән беррәттән балаларны, яшь буынны эшчәнлекләренә тарту, татар халкының гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан төрледән-төрле чаралар уздыралар.

Курсабаш бүлекчәсенең эшчәнлеге мәдәният хезмәткәрләренең район семинарында яктыртылды. Презентация күрсәтелде, күргәзмәләр эшләнде. “Ак калфак”ка йөрүчеләр концерт программасы күрсәттеләр.

Пүкәл авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар клуб та ел дәвамында төрле юнәлештә актив, даими эш алып барды. Клуб җитәкчесе Әхмәтҗанова Лилия Әхмәт кызы – булдыклы, тыйнак, оста оештыручы ханым.

Авылдашлары булышлыгы  һәм “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр тырышлыгы белән Пүкәл авылында  Нәүрүз бәйрәме узды. Бәйрәмне елларга иминлек теләп авылның имамы Мөдәрис Гыймранов ачып җибәрде һәм үзешчәннәр көче белән әзерләнгән концерт программасы белән дәвам итте. Балаларның чыгышы да әлеге бәйрәм-тамашага ямь өстәде. “Ак калфак”лылардан тәмле пылау, кайнар коймак ашап, самовар чәйләре эчеп көч җыйганнан соң, аркан тартышу, кул көрәше, эстафеталар, кар астыннан әйбер эзләү һ.б. уйналды. Бәйрәм күмәк биюләр белән тәмамланды. Җыелган халык әлеге бәйрәмнән яхшы кәеф белән таралышты.

“Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән “Күңелле ял итегез” дип исемләнгән ял кичәсе узды. Әлеге клуб берләшмәсенә йөрүчеләр борынгы гореф-гадәтләрне яңартып кичке уеннардагы татар халык уеннарын, күмәк җырлы-биюле уеннар уйнадылар. Ял кичәсе чәй табыны артында, татар халкының милли ризыгы бәлеш белән сыйланып тәмамланды.

“Мәрхәмәтлелек атнасы”  кысаларында “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүче өлкәннәр  белән сугыш ветераннарының каберләренә зиярәт кылдылар, чистарттылар һәм Георгий тасмасы бәйләделәр.

“Ак калфак”  хатын-кызлар клубына йөрүчеләр белән, Казан шәһәренең истәлекле урыннарына сәяхәт оештырылды.  Өлкәннәр шәһәрнең Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында,  “Казань Арена” стадионында, “Казан”  гаилә үзәгендә,  Бауман урамында, Г.Камал театрында, “Казан” Гаилә үзәге мәйданчыгында урнашкан  “The Minis United Buddy Bears” Халыкара сәнгать күргәзмәсендә һәм музейларда булдылар. Әлеге кызыклы һәм мавыктыргыч сәяхәттән барысыда бик канәгать калды.

“Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүче һәм авылның барлык өлкәннәре хөрмәтенә, “Мәңге яшь кала йөрәк” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Өлкәннәр өчен  чәй табыны әзерләнде, авыл үзешчәннәренең матур җырлары яңгырады. Соңыннан бергәләп   бармаклы, наза, йөзек салыш һәм башка уеннар уйналды, татарча биюләр оештырылды.

 

Китапханәдә, язучы, Татарстанның  атказанган  мәдәният  хезмәткәре, Татарстан  журналистларының “Бәллүр  каләм”  бүләге  иясе, Татарстан  Журналистлар  берлеге  әгъзасы Гөлсинә Галимуллина белән “Бары гүзәл җанда гына, бәхет чәчәкләре калка” дигән очрашу кичәсе узды. Очрашуга Гөлсинә апаның иҗатын хөрмәт иткән китап укучылар, “Ак калфак” хатын-кызлар клубына йөрүчеләр җыелган иде. Гөлсинә Галимуллина китапларында татар-хатын кызларының тырышлыгы, асыллыгы, сабырлыгы һәм башка матур сыйфатларга ия булуы турында яза.  Әлбәттә, очрашуда татар хатын-кызына мәдхия җырланды.  Әлеге кичә авылыбыз үзешчәннәренең матур чыгышлары белән үрелеп барды.

“Ак калфак”ның һәр утырышында ханымнар кул эшләре эшли: кулъяулык чигәләр, милли орнаментлар белән бияләйләр, башмаклар, носкилар, шарфлар бәйлиләр.

Шекше авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар клубы башкалардан аермалы буларак яшь. Оешу вакыты белән генә түгел, ә клуб әгъзаларының яше белән дә. Әлеге “Ак калфак”та яшь кызлар җыелды.

11нче март көнне Шекше авыл китапхәнәсендә  “Ак калфак” клуб берләшмәсенең беренче утырышы булды. Клуб берләшмәсе советы, җитәкчелек итәргә рәисләр сайланды. Клуб берләшмәсенең  уставын, положениесы төзелде, максаты, девизы расланды. Ахырдан  Ахметшина Залия  топиарий агачына мастер класс курсәтте.

24 нче апрель  Шекше мәдәният йортында  әдәбиятне, сәнгатьне, шигъриятне үз итеп, бөтен барлыгы белән әлеге сихри   дөньяга гашыйк, нечкә күңелле авылдашыбыз, шагыйрә “Илмира Гыймаеваның тормышы һәм иҗатына багышланган “Туган ягым – иҗат рухым” дип исемләнгән  кичә үткәрелде. Әлеге кичәне “Ак калфак”  клубын оештыручы Айгөл Зәйнуллина оештырды һәм алып барды.

7 май көнне Шекше авыл китапханәсе, мәдәният йорты белән берлектә Шекше һәм Алан-Елга авылларында “Безнең Җиңү” акциясе оештырды. “Ак калфак” клуб берләшмәсе акция  өчен матур  чәчәкләр ясады . “ Ак калфак” клубы кызлары һәм  башлангыч сыйныф укучылары  белән тыл ветераннарының өйләренә барып бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләнде, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның котлау хаты тапшырылды. Ветераннар балаларны бик сөенеп каршы алдылар, шатлык күз яшьләре аша аларның чыгышларын тыңладылар, изге теләкләрен һәм ихлас рәхмәтләрен әйтеп озатып калдылар.

15  нчы июнь көнне “Ак калфак” клубы,   “Уңган куллар эшсез тормый” дигән девиз астында бәләкәй балага жилет, жылы  башмаклар  бәйләргә  өйрәнделәр. Кызларга мастер классны Зайниева Ләйлә күрсәтте.

10 нчы сентябрь  көнне “Көзге шәфкатьлелек атнасы» уңаеннан   китапханә  мөдире Зайнуллина Айгөл  һәм  “Ак калфак” клуб берләшмәсе кызлары  Алан-Елга авылынын  “Саймә” чишмәсендә өмә үткәрделәр.

18 нче сентябрь кичендә Шекше мәдәният йортында ”Гомер – үзе бер моң , яшәү үзе матурлык!”   дип исемләнгән  кичә  оештырылды. Сабада  яшәп  иҗат итүче  язучы Гөлсинә  Галимуллина  белән  Шекше  һәм Алан-Елга   халкы   очрашты.  Гөлсинә  Наил  кызының  китапларын  киң  катлам укучыларга  җиткерү,  авыл  халкын  әдәбиятка  якынайту, китапханәләргә  җәлеп итү  максатларын күз  алдында    тоткан    кичәдә  язучы  үзе, аның  якыннары, сыйныфташлары, Шекше  төп мәктәбе укучылары,Шекше авыл китапханәсендә эшләп килүче “Ак калфак” клуб берләшмәсе,  Шекше  мәдәният йорты хезмәткәрләре   көче  белән  оештырылды.

Олы Нырты авыл китапханәсе каршында оешкан “Ак калфак” хатын-кызлар клубы 2014 елдан бик актив һәм даими эш алып баралар. Җитәкчесе энергиясе ташып торучы, әйдәүче ханым Әхмәтшина Люция Борис кызы. “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесендә дә алар актив катнаштылар.

Февраль аенда Олы Ныртыда “Ак калфак” хатын-кызлар клубында “Гаилә учагы“, “Сөембикә”, “Казан утлары”, “ Мәйдан” журналларында бастырылган бала тәрбияләү темасына багышланган язмаларга күзәтү  үткәрде. Һәркем үзенең фикерен җиткерде, халкыбызның йолалары турында фикерләр алышу булды. Утырышта катнашкан ханымнар яңа мәгълүматлы булдылар.

Март аенда   Олы Нырты   “Ак калфак “ бүлекчәсе  “Милли аш-су осталары” бәйгесе үткәрде. Ханымнар берсеннән-берсе тәмле һәм искиткеч матур итеп милли ризыклар пешереп алып килделәр.  Әлеге ризыкларның фотоларын, рецептларын язып күргәзмә эшләнде, соңыннан альбом төзелде.

Апрель аенда “Нәүруз килә, Нәүруз” мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә “ Нәүрүз килә нәүруз” бәйрәме уздырылды. Бәйрәмгә килгән һәркем Нәүрүз боткасы, самоварда кайнаган чәйдән авыз итте. Аннан соң балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен төрле уеннар уйнатылды. Нәүрүз бәйрәме бик күңелле узды. “Ак калфак”лылар бәйрәмдә катнашучы балаларга мәкальләр әйтте, сынамышлар турында сөйләде, яз турында табышмаклар әйтелде.

Югары Симет авыл китапханәсе каршында эшләүче  “Ак калфак”  хатын-кызлар клубы активларның берсе. Җитәкчесе Насыйрова Гүзәлия Мулланур кызы. Иҗади,   нәфис сүз остасы, җырчы, уңган ханым. “Саба калфагы” бәйгесендә актив катнашучылар алар.

Халыкның ялын, буш вакытларын файдалы үткәрү максатыннан Югары Симет авыл китапханәсендә “Ак калфак” хатын-кызлар клубы эшләп килә. Әлеге клубның эше план нигезендә алып барыла. Планны клубка йөрүче хатын-кызлар белән бергәләп, аларның кызыксынуларын исәпкә алып төзибез. “Ак калфак” клубына урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызларыбыз йөри һәм алар катнашында төрле чаралар үткәрелә.

Китапханәдә “Тукай белән телем ачылган”-исемендә Тукай  кичәсе уткәрелде. Китапханәче Насирова Г. кичәгә килүчеләргә  Тукай иҗаты турында сөйләде,аның мәхәббәт темасына язылган шигырьләрен укыдылар. Мәдәният хезмәткәрләре  “Тукайны беләбезме”-темасына викторина үткәрделәр.  Чәй табыны артында  шагыйрьнең сүзләренә язылган җырлар башкардылар.

Мәдәният йортында  үткәрелгән “Ягез әле туташлар, ягез әле киленнәр”  исемле бәйге-кичәдә “Ак калфак” клубына йөрүче  яшь киленнәр катнашты. Әлеге бәйге, тамашачы өчен тәрбияви чара буларак та истә калырлык булды. Китапханәче Насирова Г. программаны  зәвыклы, эчтәлекле итеп төзеп, сәнгать җитәкчесе Зилә Хассамова белән алып барып тамашачы күңелен яуладылар. Бәйгедә катнашучы “Симет киленнәре” һәм “Авыл йолдызлары” командалары  һәрбер турда да ныклы әзерлек белән катнаштылар. Киленнәрне ирләре, гаиләләре яклап чыгыш ясаса, кызларга билгеле инде авыл егетләре булышты. Өч сәгатьләп барган бәйрәмнең үтүе сизелмәде дә. Тамашачыларыбыз тагын шундый кичәләр оештыруыбызны теләп таралыштылар.

-алык йолаларын , халык уеннарын кайтару, яшь буынга  җиткезү максатыннан  клубка йөрүчеләребез катнашында  “Яшәгән саен, яшәрә күңел” дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында халкыбызның милли уеннары – наза, парлы чүпләм, читән үреш, түгәрәк уеннары уйнатылды.  Әлеге чараны үткәрү өчен  онытыла барган уен җырлары  барланды. Китапханәдә “халкым мирасы – халык хәтерендә” исемле күргәзмә куелды. Куелган китаплардан  наза һәм уен җырларын ,   милли уеннарның  ничек оештырылуы турында искә төшердек.

“Ак калфак” клубына йөрүче урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар, мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре  катнашында  Югары Симет авылында “Вәчкә” болынында ачылган чишмә янында чишмә бәйрәме үткәрелде.  Өлкәннәр  бу болынга  ни өчен “Вәчкә” исеме бирелүе, чишмә тарихларын  сөйләделәр.  Гармунчы  Галинур абыйның тальянына кушылып элекеге җырларны башкардылар, чишмә яны уеннарын искә төшерделәр. Күмер самавырында чишмә суыннан кайнатылган чәй белән сыйланып, табын артында күңелле әңгәмә оештырдылар.

Бу чараны Саба телевидиниясе дә төшерде.

 

“Ак калфак”ның  Саба районы бүлекчәсе  җитәкчесе  Гөлсем Нәкыйп кызы Батырханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*