tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Семберлеләр  Казанда
 Семберлеләр  Казанда

 Семберлеләр  Казанда

Ульяновск  өлкәсенең татар милли-мәдәни автономиясе этнотуризмны җәелдерү, аны киң катлам халык арасында популярлаштыру һәм татар халык йолаларын саклау буенча планлы эш алып бара. Шушы көннәрдә генә  Сембернең бер төркем милли хәрәкәт активистлары Казанда булып аның тарихи урыннарын карадылар, музейларда һәм театрларда булдылар.

    Моннан  дүрт ел элек эшләнгән  этнотуризм планы буенча  бу юлы Сембернең бер төркем милли-хәрәкәт активистлары Казанга юл алды. Иң беренче булып алар шәһәрнең чагыштырмача күптән түгел генә ачылган социализм музеена килде. Семберлеләрнең беренче булып монда керүенең ике сәбәбе бар. Беренчедән,  Ульяновскиның үзендә дә, дөньядагы беренче социалистик дәүләт төзегән В.И.Ленин туган шәһәрдә, озакламый  “СССР музее” ачылачак, икенчедән сәяхәткә килүчеләрнең байтагы шул социалистик дәүләттә туган һәм яшәгән кешеләр. Шуңа күрә шул көннәрнең матур хәтирәләрен кабат яңарту һәм  хыялда гына булса да балачакка кайту өчен менә дигән урын бу.

    Семберлеләрнең чираттагы тукталышы ярты гасырдан артык бай тарихы булган А.М.Горький музеенда булды. Шулай килеп чыкты, бүген аларның сәяхәт программасы тулысы белән узган гасыр, социализм чорына багышланды. Менә бу тарих музее да нәкь менә шул вакытларга алып кайта. Монда булганда бөек рус язучы Маским Горькийның Казанга килүе, аның татар язучылары белән очрашып аралашуы  хакында да кызыклы экспонатлар урын алган.

Бүгенге экскурсияне уздыручы үзе дә үк кызыклы шәхес. Ул танылган татар совет язучысы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия ханым. Ул экскурсия тәмамлангач, язучы әтисе, аның тормышы һәм иҗат эшчәнлеге хакында да шактый гына кызыклы, моңа кадәр ишетелмәгән хатирәләре белән дә уратклашты. Ә кунакларга бүләк итеп  заманында әтисенең иң яхшы әсәрләренең берсе “Яшәү белән үлем арасында” китабын һәм аның сүзләренә язылган җырлардан торган дискны бүләк итте.

   Ә кичен семберлеләр  Кәрим Тинчурин театрында  тагын социализм чорының кайбер мизгелләрен чагылдырган  спектакль карадылар. Ул 60-70 нче елларның танылган драматургы  Хәй Вахитның “Туй алдыннан”  драмасы иде.

   Семберлеләрнең тарихи ватаннарына  сәяхәте бүген тәмамланса да, аларны алдагы айда яңа сәяхәтләр көтә.

   Юл йөрүдән, сәяхәт итүдән туймаганнарга хәерле юллар, матур сәяхәтләр генә телисе кала. Күпләргә үрнәк бит алар.

 

Рамис Сафин, Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*