tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азат Шәймулла улы Зыятдинов
Азат Шәймулла улы Зыятдинов

Азат Шәймулла улы Зыятдинов

 

Азат Шәймулла улы 1939 елның 20 гыйнварында Таузар  авылында уган. Карадуган җидееллык мәктәбен тәмамлый. Рус телен тирәнрәк өйрәнү максаты белән бер ел Кече Лызи җидееллык мәктәбендә укый. 1955 елда Казан технология техникумына укырга керә һәм аны 1959 елда тәмамлый. 1959-1962 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

1962-1968 елларда Казан авиация институтында укый, мөһәндис-электронщик белгечлеге ала. Шушыннан соң аның бөтен тормыш юлы республикабызның яшь химиклар шәһәре Түбән Кама  белән бәйле. Монда ул 1968 елда килә. 1968-1969 елларда —  “Нефтехим” берләшмәсендә мастер, 1969-1971 елларда — смена начальнигы, 1971-1974 елларда — цех начальнигы урынбасары.

1975 елда Мәскәү химия-технология институтының аспирантурасына керә, аны тәмамлап кандидатлык диссертациясе яклый. 1978-1980 елларда Түбән Кама «Нефтехим» берләшмәсенең фәнни идарәсендә өлкән мөһәндис, фәнни-тикшеренү лабораториясе начальнигы була.

1991 елда Мәскәүнең М.В.Ломоносов исемендәге махсус химия-технология институты гыйльми советында «Математик модельләштерү ысуллары нигезендә нефтехимия каталитик процессларын интенсивлаштыру» дигән темага диссертация яклап техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсе ала.

Галим 150 гә якын фәнни хезмәт һәм ачышлар авторы Аларның төп юнәлеше — нефтехимия, органик химия, модельләштерү, каталитик процесслар, реакторлар, катализаторлар һ.б. Фәнни эшләре Түбән Кама, Салават, Уфа, Пермь шәһәрләрендәге нефтехимия предприятиеләрендә гамәлгә ашырылган.

А.Зыятдинов 1997 елдан Түбән Кама «Нефтехим» акционерлык җәмгыятенең фәнни-технологик үзәге директоры. 1996 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган химигы дигән мактаулы исем бирелде. 2001 елда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайланды.

А.Зыятдинов республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе. Ул — Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясен алган «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсен оештыручыларның берсе, аның җитәкчесе. Галим Түбән Камада татар иҗтимагый үзәге филиалын оештыруда башлап йөрде. Милләтпәрвәр җанлы якташыбыз беренче һәм икенче Бөтендөнья татар конгресслары делегаты. 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советының уникенче чакырылышы депутаты булды, Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы Декларацияне, республикабызның дәүләт символларын хәзерләү һәм кабул итүдә актив катнашты. Милли мәсьәләләр буенча даими комиссия рәисе буларак халкыбызның милли мәнфәгатьләрен яклау һәм үткәрү юнәлешендә киң күләмле эш алып барды.

2017 елда вафат булды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*