tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сургутта татар мәдәнияте кичәсе үтәчәк
Сургутта татар мәдәнияте кичәсе үтәчәк

Сургутта татар мәдәнияте кичәсе үтәчәк

27 февральдә Сургутның А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә татар мәдәнияте кичәсе үтәчәк.

Аны җирле милли-мәдәни автономия оештыра. Кичәдә автономия вәкилләре татар әдәбияты һәм сәнгате, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли аш-су турында сөйләячәкләр. Шулай ук Сургут татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Р. Илбәков, профессор Р. Шәймәрдәнов чыгыш ясаячаклар.

Кичәгә килүчеләрне үзешчән артистлар “Сандугач” вокаль-хореографик ансамбль җырлары һәм биюләре куандырачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*