tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сыктывкар татарлары көз бәйрәме оештырдылар
Сыктывкар татарлары көз бәйрәме оештырдылар

Сыктывкар татарлары көз бәйрәме оештырдылар

Коми Республикасы татарларының «Татарстан» милли-мәдәни автономиясе «Сөмбелә» бәйрәмен үткәрде. Чара Сыктывкар шәһәрендәге халыклар дуслыгы йортында үтте.

Килгән кунаклар иң беренче булып көз байлыкларын чагылдырган күргәзмә белән таныштылар. Татар милли ризыклары:  вак бәлеш, тәбикмәк, кыстыбый, баурсак, өчпочмак, кош теле, чәкчәк, гөбәдиядән  авыз иттеләр.

Бәйрәмгә Коми республикасы рәсми затлары да чакырылган иде. Татарларны Милли сәясәт министрлыгы вәкиле Прокопий Габов сәламләде. Милләттәшләребезгә Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов та, милли-мәдәни автономия рәисе Мөхәссәмә Ончева да сәламләү сүзләре белән  мөрәҗәгать иттеләр.

Бәйрәмдә Сөмбеләне сайладылар, җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар. Һәм, әлбәттә тәмле табын янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр.

Кирилл Затрутин фотолары,
bnkomi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*