tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Татар доньясы манзарасы / Такташ белән горурланабыз
Такташ белән горурланабыз

Такташ белән горурланабыз

2016 елның 1 гыйнварендә татар әдәбиятының классик шагыйре Һади Такташның тууына 115 ел булды.

Һади Такташның 115-еллык юбилеена багышлап Мордовиянең һәрбер мәктәбендә ачык дәресләр, конкурслар, әдәби-музыкаль кичәләр үткәрелде: Темник районы Тарханда – январьдә якташыбызга багышланган викторина үтәчәк, Ельник районы Акчеевода  – 7-9 сыйныфлар арасында инша конкурсы үткән һәм 9 сыйныф укучылары белән «Атылган йолдыз» әсәреннән өзек сәхнәләштерелә, Кадошкино районы  Латышовкада – «Сәнгатьле укучы» һәм иншалар Наиля сыркыдыконкурслары үткән, Рузаевка районы Татар Пешләсендә – КВН, Трускляй мәктәбенең татар телен өйрәнүче укучылар әдәби-музыкаль кичәдә катнашканнар. Ләмберә районы мәктәпләрендә төрле-төрле чаралар үтте һәм кышкы каникуллардан соң тагы үтәчәк. Мәсәлән, Һади Такташ иҗаты буенча Ләмберә хезмәткәрләре белән үткәрелгән иншалар һәм сәнгатьле укучы конкурслары җиңүчеләре: Максутова Даяна (Кривозерье), Бояров Азамат һәм Хайров Артур (Черемиш), Сюбаева Алсу һәм Каримова Мехрибон (Пензятка), Муртазина Карина һәм Хамидуллова Рената (Тат.- Тавла);  Аксен урта мәктәбе укучылары Илькаева Жәннәт һәм Тимкаева Кадрия «Такташ безнең арада» дигән үзләре язган шигырьләрен сәнгатьле сөйләгәннәр. Пензятка урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары Надия Мухаррям кызы Максутова белән Рауза Мокаддәс кызы Юмаева укучылар арасында Һади Такташка багышлап  шигырьләр һәм иншалар конкурслары үткәрделәр. Районда үткән ишалар конкурсында 9 сыйныф укучысы Каримова Мехрибон «Такташ әсәрләрен укыганда… » язган фикерләре белән уртаклаша. Ул болай дип яза. Һади Такташ иҗаты татар әдәбияты тарихында зур  урын тота. Такташның шигырьләре ничәмә буынны гүзәл-лекне аңларга, табигать ямен, рухи матурлыкны тоярга ярдәм итеп, югары әхлак, туган илне ярату рухында тәрбияләп килә. Безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз хәзер дә аның әсәрләрен истән чыгармый. Шагыйребезнең «Мокамай», «Нәни разбойник» әсәрләреннән өзекләрне яттан да сөйләп бирәләр. Нидән Такташ иҗаты халкыбызның күңеленә сеңеп калган, нидән иҗаты бүгенге көндә дә онытылмый… Бәлки безнең якташ дип халык аны якын күрә, бәлки язу телен яхшы аңлыйлар, бәлки шигъри юллар без яшәгән төбәкнең матурлыгын күзалларга ярдәм итә, мәхәббәт хисләрен уятып, йөрәктәге нечкә кылларны тибрәтә… Минемчә, бу күренеш үзенә бер сер булып тора.

Һади Такташ – иң күренекле шагыйрьләрнең берсе. Ул иҗат иткән 20 елларны, татар шигърияте тарихында Такташ чоры дип атарга була. Такташ 31 яшен дә тутыра алмыйча үлеп китә. Әле кыска гына вакыт эчендә дә ул бай мирас калдырырга өлгерә. Такташ үзе үлсә дә, аның әсәрләре үлемсез. Чыннан да, күп еллар буе якташыбызның язган әсәрләре укыла, яңгырый. Бүген дә, Һади Такташыбызның юбилеен үткәрәбез,  укучылар матур иттереп шигырьләрен сөйли, сочинениеләр яза. Без Такташ иҗатының энҗеләрен онытырга тиеш түгел.

Наилә Насырова, Мордовия Республикасы

yuldash-sputnik.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*