tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Таллинндагы «Идел» татар җәмгыятенә 20 ел тулды
Таллинндагы «Идел» татар җәмгыятенә 20 ел тулды

Таллинндагы «Идел» татар җәмгыятенә 20 ел тулды

24 октябрьдә Таллиндагы «Идел» татар жәмгыяте 20 еллык юбилеен билгеләп  үтте, дип хәбәр итте Илзия Әхмәт.

Бу тантаналы бәйрәмгә   Таллинн, Маарду, Силламяэ, Йыхви, Вильянди, Кохтла-Ярве шәhәрләреннән милләттәшләребез килде.

Бәйрәм программасын «Идел» жәмгыте рәисе Илзия Әхмәт ачып жибәрде. Таллинн шәhәренен вице-мэры Михаил Кылварт татар халкынын Эстониядә тоткан урыны турында мисаллар китереп сөйләде, жәмгыятьтә   узган hәр чаранын куркәм булуы турында ассызыклап утте.

Эстония мәдәни министрлыгыннан килгән кунаклар жәмгытьнен башкарган эшләрен бик югары бәяләделәр hэм истәлекеле буләкләр тапшырдылар.

Октябрь аенда татар телендә   «Дуслык» радиосы эшли башлауга 4 ел вакыт узды.

Радиотапшырулар турында Фәузия Хадиуллина тәфсилләп сөйләде.

Алга таба «Тугәрәк өстәлгә чакырылган кунаклар Эстониядә гөмер итуче татар халкы алдында торган проблемалар турында фикер алыштылар.

«Тугәрәк остәл» эше йомгакланганнан сон кунаклар Г.Камалнын «Беренче театр» спектаклен карадылар. Спектакльдән сон мул бәйрәм табыны артында рәхәтләнеп ял иттеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*