enrutat
Баш бит / Татар авылын саклап калу эшмәкәрләр кулында
Татар авылын саклап калу эшмәкәрләр кулында

Татар авылын саклап калу эшмәкәрләр кулында

Шушы көннәрдә Татарстан Россиянең 34 төбәгеннән 437 татар авылы эшмәкәрләрен кунак итә. 21-23 март көннәрендә алар II Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында авылны саклау һәм аның икътисади нигезен ныгыту мәсьәләләре хакында фикер алышты.
Билгеле булганча, татар халкы борынгыдан ук тырыш хезмәт белән яшәгән, үз милләтенең киләчәген дә эш сөючәнлеккә бәйләгән. Бүген дә авылны эшнең рәтен, тәмен белгән кешеләр, шул исәптән эшмәкәрләр дә тота. Хезмәт белән алар авылларын да, үзләрен дә, телләрен дә саклап калырга тырыша.

Хезмәттәшлек булганда, эшләү җиңелрәк

Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты инде күптәннән татар авылларын саклап калу һәм үстерү юнәлешендә бик әһәмиятле оештыру эшләре алып бара. Татар эшмәкәрләрен бергә җыю да аларның тырышлыгы белән тормышка ашырыла.

Татар эшмәкәрләрен туплау хәрәкәте 2008 елда Татар конгрессы каршында Татар авыллары берлеген оештыргач башланып китә. Авыллардагы бизнесменнарны берләштерүдә икенче тапкыр үткәрелүче Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены мөһим роль уйный.

Татарстанга тиңләшү авыр

Ике көн элек Россия төбәкләреннән килгән татар эшмәкәрләренең җыены Казанда төзелгән Агросәнәгать паркына экскурсиядән башланып китте. Белүебезчә, әлеге заманча корылма эшмәкәрләргә үз продукциясен халыкка тәкъдим итү мөмкинлеген тудыру максатыннан төзелде. Россия һәм Татарстан авыл хезмәтчәннәре агропарктагы шартларны югары бәяләп, үзләре җитештергән продукцияне монда сату теләге белән уртаклашты.

Кичә авыл бизнесменнары Кукмара районында булып, андагы эшмәкәрлек үсеше белән танышты. Бу юнәлештә иң алга киткән Татарстан төбәкләренең берсе булган әлеге район иң электән бик булган, эшлекле халкы белән дан тота. Чит төбәк бизнесменнары район халкының тормыш дәрәҗәсен, яшәү рәвешен, гаилә фермаларының торышын күреп таң калган. Бар районнарда да эш шулай оештырылган булса, безгә Татарстан дәрәҗәсенә җитешүгә ерак әле дигән фикер белдерде алар.

Эшмәкәрлек татар авылының киләчәген хәл итә

Бүген Казанда Татар авыллары эшмәкәрләренең икенче Бөтенроссия җыены дәвам итте. Камал театры бинасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бу чараның пленар утырышы узды. Алдан республика башлыгы театр фойесында халык һөнәрчелеге эшләнмәләреннән һәм авыл хезмәтчәннәре җитештергән продукциядән оештырылган күргәзмәне карады.

«Авыл җирендәге эшмәкәрлек бүген әле бик зәгыйфь хәлдә. Моны тану зур әһәмияткә ия, чөнки үзеңнең нинди хәлдә булуыңны белми торып, алга китеп булмый. Сез сайлаган юл татар авылларының киләчәген, язмышын хәл итәчәк», — дип мөрәҗәгать итте җыенны ачып җибәргән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров татар эшмәкәрләренә.

Авылны саклап калуда бар өмет нәкъ менә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче тырыш кешеләрдә, шуңа да салаларда эшмәкәрлекне тагын да үстерергә, җәелдерергә кирәк, дип ассызыклады ул.

Татарны борчыган мәсьәләләрне яңгырату мөнбәре

Җыенда Татарстанда авыл хуҗалыгының төрле тармакларын үстерүдә зур уңышка ирешкән кешеләр үз тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкортстан, Пенза, Сарытау төбәкләреннән килгән авыл хезмәтчәннәре исә үзләрен борчыган мәсьәләләр турында ачынып сөйләде.

Чара татар эшмәкәрләре җыены дип аталса да, сүз бары тик уңышлы эш алымнары, авыл хуҗалыгындагы тәҗрибәсе турында гына бармады. Эшмәкәрләр татар тарихын бозып язу, татар китап кибетләре булмау, ана телен укыту, татар телен, милләтне саклаудагы проблемалар, динне үстерү кебек глобаль мәсьәләләр хакында да сөйләште.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында эшмәкәрләр тарафыннан бик мөһим, файдалы мәсьәләләр күтәрелүен билгеләде. “Әлбәттә, бөтен проблемаларны берьюлы хәл итеп булмый. Ләкин бу эшкә һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш. Авылдан башка халыкның киләчәге юк. Эшмәкәрләр эшчәнлеге, аларның активлыгы авылның киләчәген билгели”, — дип ассызыклады ул.

Шулай ук Татарстан башлыгы татар телен саклау проблемасына аерым тукталды. Аның фикеренчә, бу юнәлештә төрле төбәкләрдә сибелеп яшәүче татар хылкының тырышлыгын берләштерү мөһим.

Автор: Гүзәл Насыйбуллина
Чыганак: «Интертат.ру» ЭГ
Чыганакка сылтама: intertat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*