enrutat
Баш бит / “Татар-кола” эчәрбезме, яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса
“Татар-кола” эчәрбезме, яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса

“Татар-кола” эчәрбезме, яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса яки Пәрәмәч, шулпа һәм казылык тупланмасы булса

5 март көнне Нижгар өлкәсендәге Пилнә районының Сафаҗәй авылында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюросының күчмә утырышы булды. 21-23 март көннәрендә башкалабыз Казанда үткәреләчәк II Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенына әзерлек кысасында оештырылды ул.

Авыл җирендә эшкуарлыкны ничек тергезергә, халыкта эшкуарлыкка хирыслык хисен ничек уятырга? Шактый четерекле, катлаулы сорау бу. Әлеге сорауга җавап тапкан, базар шартларына яраклашкан, җитештер­гәнен урнаштыра, сата белгән бик уңышлы татар авыллары бар. Әйтик, Пенза өлкәсендәге Урта Әлә­зән авылындагы еллык товар әйлә­неше 2 млрд сумга җитә, диләр. Андый авыллар­ның сере нәр­сәдә? Көндәш­лек­кә сә­ләтле тагын ни-нәрсә җитештерергә мөм­кин? Ераккарак карый белмә­сәк, безне нинди афәт­ләр сагалап тора? Менә шушы сорауларга җавап эзләү, фикер алышу булды әлеге утырыш (анда Пилнә районыннан тыш, өлкәнең Спас, Сергач, Кызыл Октябрь районнары хакимияте вәкил­ләре, Нижгар шәһәре эшкуарлары катнашты).

Сафаҗәй, Мәчәләй

Хәер, утырыш башланганчы ук бу сорауларга беркадәр җавап табылды. Җыелыш уздырылган биш мәчетле, мул тормышлы Сафаҗәй – шул уңышлы татар төбәк­ләренең берсе инде. 1200 хуҗалыклы бик төзек, бик күркәм авыл ул. Байтак кына төбәктә казылык ясау белән шөгыльләнсәләр дә, биредәге кебек авызга кабуга эреп китә торганын җи­тештерүчеләр сирәктер. Билгеле, өй шартларында бик теләсәң дә аны әллә ни күп ясап булмый. Менә авылдаш­ларының бә­хетенә Хәмзә Камалетдинов дигән эшкуарлары күптән түгел генә ит эшкәртү цехы ачып җибәргән. Без аның хуҗа­лыгында булып, заманча технологияләр белән танышып чыктык.

– Авылыбызда бик күп кеше туар тота. Җәй җитсә, безгә 16 көтүче генә кирәк. Мо­ңарчы бик күп кеше үс­тергән малын кая куярга белми аптырый иде. Инде Хәмзәнең бу цехына зур өмет баглыйбыз. Авылны сакларга ярдәм итәр дибез. Алла боерса, киләчәктә авылыбызда кечкенә генә сөт заводы ачу исәбе дә бар, – дип сөйләде безгә Киров исе­мен­дәге хуҗалык рәисе Шамил Нуриманов.
Районның Мәчәләй авылы янында өр-яңа терлекчелек комплексы төзеп куйган Зө­фәр Заировның хуҗалыгы белән танышып чыккач, БТК бюросы әгъзасы, Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нә­зиров: “Мондый эшкә алыну өчен арыслан йөрәкле кеше­ләр кирәк. Сез шундый тәвәк­кәл, булдыклы кеше икәнсез!” – дип үсендерде эшкуарны. Заманча өр-яңа технология кулланып, сыер фермасы корып куйган, игенчелек белән дә шөгыльләнгән Зөфәр әфән­денең атларын күреп тә га­җәпләндек без. Киң колачлы эшкә алынган ул. “Табигый, үстерү, җитеш­терү генә җит­ми. Үзең үстер­гәнне эшкәртеп, товар хәленә җиткерергә ки­рәк”, – дип күршеләре белән бер­гәләп эшләячәген сөйләде З.Заиров.

Җир-суың калмаса

– Эшкуарлар үз казанында гына кайнамасын. Тәҗрибә алмашып, аралашып торсын өчен җыябыз да инде без сезне. Бу юлы Казанга Русиянең төрле төбәкләреннән 450 эшкуарны чакырдык. Сер түгел: күпләр өстән кушканны көтеп ята, инициатива күрсәтергә ашыкмый. Нәтиҗәдә күп кенә авылларыбыз картая, таркала бара. Авылларны саклау – милли мохитне, телебезне дә саклау, – дип башлап җибәрде утырышны БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Пилнә районы хакимияте башлыгы Виктор Козлов исә, авылны саклау – илебезнең азык-төлек иминлеген кайгырту да ул, дип искәртте.

Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков, үз чиратында, революциягә хәтле булган тәҗрибәне искә алырга чакырды. “Ул тәҗрибә инде шак­тый онытыла төшкән. Рево­люциягә хәтле авыл кулланучылар җәмгыятьләре уңышлы гына эшләп килгән, төрле вәзгыятькә яраклаша белгән. Бөтен кеше дә сөт җитештерү белән генә шөгыльләнә алмый. Аны кая куярсың?! Әле менә илебезгә Бразилиядән арзанлы ит килә. Шуңа күрә күпләп мал үстерүчеләргә итне урнаштыру мәсьәләсе проб­лемага әйләнде. Элек нинди культуралар үстер­гән­нәр? Аларны игү технологиясе, милли аш-су нинди булган? Без үзе­безнең Тарих институтында утыз ел буе традицион культураны өйрәнү белән шө­гыльләндек. Теләге булганнарга искене яңартырга, кулланышка кайтарырга ярдәм итә алабыз”, – дип тәкъдим итте ул. 20-30 елдан дөньяда азык-төлек проб­лема­сының бик нык кискен­ләшәчәген дә искәртте галим. “Халык саны бик тиз арта. Җир-суы мул булган төбәк­ләрнең киләчәге өметле”, – дип хәзерге вакытта җирнең товар, капитал буларак әллә ни кыйммәт булмавына борчылуын белдерде һәм Швеция­дәге кебек җир­ләрне чит кешеләргә сатмас­ка, мә­хәл­­ләләргә беркетергә тәкъ­дим итте ул.

Татар эшкуарлары бер­ләшмәсе башкарма комитеты рәисе Фәрит Уразаевны да җиргә бәянең бик түбән булуы борчый. “Татарстандагы эре инвесторлар озакламый бер-бер артлы бөлгенлеккә тө­шәчәк. Инде моның мисаллары бар. Шушы рәвешле аяк астында булган җиребездән мәхрүм калуыбыз бар. Җирсез милләтнең киләчәге юк”, – дип белдерде ул. Эшкуарларыбызны берләшергә чакырып, Төр­кия эшкуарларын үрнәк итеп китерде Ф.Уразаев. Хәзерге вакытта төрек эшкуарлары 168 бер­ләш­мәгә тупланган икән. Алар, үз чиратында, 7 фе­де­рациягә, фе­де­рацияләр исә “Тускон” дигән конфе­де­ра­циягә берләшкән. “Тускон” белгечләре дөнья­ның кайсыдыр бер иленә барып, җирле шартларны тәфсил­ләп өйрән­мичә, төрек эшкуарлары анда барып эш җәел­де­рергә, ин­вес­тиция кертергә ашыкмый. Хәер, татар эшкуарлары бер­ләш­мәсендә бү­ген ике меңнән артык милләт­тәшебез булу безнекеләрнең дә “уянуын”, активлашуын күр­сәтә.

Татар… Макдоналдсы

Нижгарлы милләт­тәш­ләребез тарафыннан чыгыш ясаучылардан иң истә калганы ун ел дәвамында АКШта эшләп-яшәп кайткан, өлкә башкаласындагы “Экоград” ширкәтен җитәкләгән Надир Хафизов чыгышы булды. “Нигә безнең үзебезгә Макдоналдска көндәшлек итәр­лек тиз генә ашап чыгу челтәре булдырмаска?! Әй­тик, пәрәмәч, бер стакан кайнар шулпа, берничә кисәк казылыктан торган ризык туп­ланмасы әзерлисең дә олы юлда йөрүче шоферларны, машина йөртүчеләрне “Татнефть”, “Башнефть” ягулык салу станцияләрендә тукландыруга алынасың. Шәһәр җир­ләрендә дә мондый тиз генә капкалап чыгу урыннарына ихтыяҗ зур. Дөрес, моңа патент алырга, үзәк штабын, төбәкара базаларын булдырырга, кырыс контроль оештырырга кирәк булачак. Бу эшкә һәр татар төбәгендә, һәр татар авылында теләге булган гаилә катнашып килә алыр иде”, – дип тәкъдим итте ул. Дөрес, әүвәл ике тәкъдимем бар дигән иде эшкуар. Чыгышында анысы яңгырамагач, икенчесе нәрсә соң, дип кызыксындык без. “Анысын 21 мартта, Казанда очрашкач җиткерермен”, – дип җа­ваплады Надир әфән­де.

Чынлап та, кызык бит Надир әфәнденең тәкъдиме. Әнә төрекләр үз илләрендә “Кока-кола”га конкуренция булырлык “Турко-кола” җи­тештереп ята. Нигә безгә дә алардан үрнәк алмаска, “Татар-кола” ясамаска?! Әгәр җәмгыятьтә ихтыяҗ бар икән, күрмәмешкә салынып утырырга түгел, аны үз файдабызга борырга кирәк. “Кока-кола” сусауны басмый, дип дәгъва бел­дерүнең мәгъ­нәсе юк. Ә менә дөнья­күләм танылган брендны үз файдабызга эшләтергә була.

Автор: Рәшит Минһаҗ
Чыганак: «Ватаным Татарстан»
Чыганакка сылтама: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*