enrutat
Баш бит / «Татар теле нәрсәгә кирәк, дип уйлый идем…»
«Татар теле нәрсәгә кирәк, дип уйлый идем…»

«Татар теле нәрсәгә кирәк, дип уйлый идем…»

Чит җирләрдән Казанга милләттәшләребез еш кайта. Туган җирне сагынып, ата-ана туфрагына баш ияргә, дога кылырга дип кайталар. Күптән түгел генә Американың Лос-Анджелес шәһәреннән килгән татарыбыз, милләтнең бер улы Фарук абый ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН белән танышып әңгәмә кордым. Кызыклы гына сөйләшү килеп чыкты.

Фарук абый, иң элек үзегез белән якыннанрак таныштырып китегез әле?

– Мин Япониядә туып-үскән татар кешесе. Әтиемнең туган җире – Казан.  Әнием Гамилә Амурдагы Николаевск шәһәрендә туган. Аның да әти-әниләре, ягъни әби-бабайларым Казан ягыннан. Гражданнар сугышы чорында әби-бабайлар Кытайга китәләр. Әтием белән әнием Кытайда танышып, 1922 елда Харбин каласында татар гаиләсе корып җибәрәләр. 1923 елда безнең Гыйззәтуллиннар гаиләсе Япониянең Кубо шәһәренә күченә. Бу илдә без – алты бала дөньяга килгәнбез: өч кыз, өч малай. Мин бишенче бала. Ләкин бу илдә яшәгәндә безнең беребезнең дә паспортларыбыз булмый. 1951 елда  Корея сугышы вакытында төрек гаскәрләре дә катнаша. Яраланган төрек сугышчылары Япониядәге госпитальләрдә дәваланалар иде. Әнием дә, башка татар хатын-кызлары да аларны бик яхшы тәрбиялиләр. Бу вакытта Япониядә 200ләп татар гаиләсе бар иде. Япониянең ике шәһәрендә – Токиода һәм Кубода  татар җәмгыятләре дә бар иде. Кобэдагы җәмгыятьнең башында әтием Фәйзрахман Гыйззәтуллин торды. Ул мәктәп тә, мәдрәсә дә оештырды Япониядә. Беренче биш классны мин татар мәктәбендә, иске татар имласында, гарәп хәрефләрендә укыдым.

Әтием бик бай кеше иде. Өебез зур – 17 бүлмәле. Япониягә Төркиядән офицерлар килгәндә бездә тукталалар иде. Төрекләрнең иң зур генералы Тассин Язиҗе әтиемнең бик якын дусты иде. Ул безгә төрек паспортлары эшләргә булышты. 1952 елда безгә төрек паспортлары бирделәр. Аннан Төркиядән укытучы килде. Ул безгә төрек теле укыта башлады, Әниемнең бик тә Америкага күчәсе килә иде. Гаиләбез Америка илчелегенә мөрәҗәгать итә һәм безгә рөхсәт язуы килә. Ләкин 68 яшьлек әтиебезнең Америкага түгел, Төркиягә күчәсе килә. Гаилә башлыгы – әтиебез теләге белән без 1955 елда Төркиягә күчтек. Урта мәктәпне мин Төркиядә, Истамбулда укып бетердем. Әти-әнием безне бик яхшы мәктәпләрдә укыттылар. Рәхмәт аларга. Бервакыт әнием: «Төркияне яратмадык, әйдәгез Америкага күчик», – ди. Төркия ул вакытта артта калган мәмләкәт иде. Киңәшләшкәч, әнием кабат Америка консуллыгына мөрәҗәгать итте. Биш ай эчендә безгә рөхсәт бирделәр. 1693 елның 13 февралендә без гаиләбез белән Америкага күчтек.

Бер гаиләдә алты бала булгансыз. Бүгенге көндә барыгыз да исән саулармы?

– Ун ел элек олы абыем вафат булды. Калганнар барыбыз да Америкада төпләндек.

Әти-әниегез кайда җирләнгән?

– Безнең белән бер чорда Япониядәге башка татар гаиләләре дә Төркиягә күчтеләр. Аннан безнең кебек Американың Сан-Франциско шәһәренә килделәр. Безнең бу шәһәрдә бинабыз да, мизарыбыз да бар. Әти-әнием шунда җирләнгән.

Фарук абый, ана телендә бик матур итеп сөйлисез. Ә татарча укый беләсезме?

– Иске татар имласында укыйм. Латинда да укый алам. Кирил хәрефләре белән юк.

Ә кайсы телдә уйлыйсыз, фикер йөртәсез?

– Инглизчә уйлыйм. Минем татар телем – әти-әниемнән. Әтием 35 ел әвәл, әнием моннан 25 ел элек вафат булдылар. Туганнарым белән мин татарча аралашам. Әниемне югалканнан соң ныклап татарча сөйләшкән юк инде.

Ничә тел беләсез, Фарук абый?

– Беренче телем ана теле – татарча, аннан – японча төрекчә, инглизчә.

Америкага килгәч ничек яшәп киттегез? Тормышны яңадан башлап җибәрергә кирәк бит.

– Әтием Япониядә дә, Төркиядә дә бик бай кеше иде. Америкага күчкәч акчасын югалтты ул. Без, бөтен балалар, бергә тырышып, эшкә урнашып бергәләп аякка бастык. Университетта укыдым. Атлантада, дөньядагы иң зур палас туку фабрикасында дүрт ел эшләдем. Миңа бик ярдәм иттеләр. Шул вакыт эчендә мин югарыга мендем. Аннан Калифорниягә кайтасым килде. Анда үз эшемне ачтым. Футболкаларга бизәкләр төшерәбез. Хәзер ул эшемне улым алып бара.

Инде гаиләгез белән дә таныштырып китсәгез…

– Хатыным Треси исемле. Татар кызы кебек – бик булган хатын. Балаларымны бик яхшы карый. Ризыкны да бик яхшы пешерә. Татар милли ашларын да оста итеп пешерә. Пәрәмәчләре, вак бәлешләре дә бик тәмле була. Токмачлы аш ашыйбыз. Әнием аңа барысынын да серләрен өйрәтеп калдырды. Дүрт бала үстердек. Улы улым минем эшемне алып бара. Олы кызым кияүдә, балалары белән өйдә утыра. Уртанчы кызым Сан-Францискода яши. Югары урында эшли. Бәләкәй кызымы 27 яшь. Ул безнең белән яши.

Гаиләгезнең Казанга килгәне бармы?

– Юк. Үткән ел кече кызым белән килергә җыенган идек, билет та алган идек. Эше белән килеп чыкмады. Киләсе елның алтынчы аенда киләбез икәү бергә, Аллаһы боерса.

Казанга беренче тапкыр килгәч нинди хисләр кичердегез?

– Мин беренче тапкыр моннан ике ел элек килдем. Инде менә дүртенче килүем. Миңа монда бик рәхәт, күңелем шатлана. Шуңа күрә елына ике тапкыр киләм. Алга таба да еш килермен, Ходай кушса.

Килегез, Фарук абый. Казан капкасы һәрчак ачык. Без кунакка шат кына.

– Минем әле әниемнең туган җире булган Амурдагы Николаевск шәһәренә  дә барасым килә. Киләсе елга инде. Амур елгасының диңгезгә кушылган җирендә урнашкан ул. Әнием дә бай нәселдән. Әтисенең – безнең бабайның алтын шахтасы була. Анда 200ләп кеше эшләгән. Большевиклар килгәч, аны үтерәләр. Әниемнең әнисе, җиде баласын алып, Харбинга кача. Әнием олы бала, бу вакытта аңа 17 яшь була.

Татар булып яшәү ничек сезгә? Чит мәмләкәттә яшәсәгез дә ана телен онытмагансыз, камил сөйләшәсез.

– Сезгә дөресен әйтәм. Гомерем буе дүрт тел белсәм дә, татар теле миңа нәрсәгә кирәк дип, уйлый идем. Татарлар Америкада юк, Казанга килергә ярамый иде ул вакытта. Әмма хәзер киресенчә, бик шатланам. Әти-әниемә рәхмәт укыйм. Хәзер менә рәхәтләнеп туган телемдә Казанымда сезнең белән аралашам. Татар җырлары тыңлыйм.

Үзегездә татарлар җыеласызмы, аралашасызмы?

– Әйе. Безнең анда татар-төрек җәмгыятебез бар. Һәр ел Сабантуе үткәрәбез. Америкага күчкәнемә 54 ел. Бер ел да үткәрми калганыбыз юк. Бөтендөнья татар конгрессы, мәдәният министрлыгы соңгы елларда безнең бәйрәмебезне бизәп җырчылар, биючеләр, аш-су осталары җибәрә. Алар Сан-Францискога килгәч, Лос-Анджелесны да күрәселәре килә. Мин шунда торам. Кунакка киләләр, миндә торалар. Өебез зур, хатыным кунакчыл, Аллаһка шөкер.  Җырчы Венера Ганиева, Филүс Каһировның, аш-су остасы Резеда Хөсәенованың бездә кунакта булганнары бар.

Алайса татар җырчылары белән сез таныш инде?

– Алар миңа килеп җырлыйлар, ә мин елыйм… Татар җырларын үзем дә җырлыйм. Балаларыма, оныкларыма да өйрәтәм.

Фарук абый, без сезнең белән киләсе елда кабат очрашачакбыз. Хәерле юл сезгә. Исән-сау кайтып җитегез, сәлам әйтегез. Сезнең кайтуны көтеп калабыз. Туган телне саклаганыгыз өчен рәхмәт.

Гөлназ ШӘЙХИ
«Халкым минем» газетасы
2017 ел, декабрь

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*