enrutat
Баш бит / Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездындагы чыгышы
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездындагы чыгышы

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездындагы чыгышы

«Хәерле көн хөрмәтле делегатлар! Кадерле кунаклар!

Сезне чын күңелдән Казан шәһәрендә сәламлим.

Добрый день уважаемые делегаты! Дорогие гости! Сердечно приветствую вас в столице Республики Татарстан!

Дөньяның төрле почмакларында, Россия төбәкләрендә һәм Татарстанда яшәүче татарлар өчен бүгенге көн аеруча мөһим.

Конгрессның һәр съезды — көтеп алынган тарихи вакыйга. Әлеге съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25-еллыгында үтү символик мәгънәгә ия.

Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен телне, мәдәниятне һәм татар халкының гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте, халкыбызны берләштерүче мөһим факторга әйләнде. Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән чирек гасыр эчендә ул күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты.

Ел саен республика ярдәме белән төрле зур чаралар уза. Алар арасында Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены, Бөтендөнья татар хатыннары форумы, «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумы, Бөтенроссия туган якны өйрәнүче татарлар съезды. Шулай ук Татар галимнәре, укытучылары форумнары, «Идел йолдызлары», «Урал сандугачы», «Дуслык җыры», «Таң йолдызы», «Көзге Иртыш моңнары» фестивальләре, «Искер-җыен» Себер татарларының тарихи-мәдәни мирасы халыкара фестивале, «Татар кызы» халыкара конкурсы, журналистлар һәм масса-күләм матбугат чаралары арасында узучы «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия  конкурсы киң танылды. 2014 нче елдан Бөтендөнья татар конгрессының «Дөнья» интернет-студиясе эшли. «Татарлар», «Халкым минем» телевизион тапшырулар, ай саен чыга торган «Халкым минем» гәҗите турында да әйтми мөмкин түгел.

Чит илдәге һәм башка төбәкләрдәге оешмаларның кызыклы башлангычларын билгеләп үтәсе килә: Казахстан татарлары конгрессы, Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге, Кыргызстан халыклары ассамблеясының «Туган тел» берләшмәсе, Төркия, Финляндия, Канада, Австралия һәм Кытай татар иҗтимагый берләшмәләре зур эш алып бара.

Ульян, Чиләбе, Оренбург, Әстерхан, Курган өлкәләре, Чуваш республикасы, Новосибирск, Сарытау һәм Самара өлкәләре һәм  Башкортостан республикасы төбәк оешмалары бигрәк тә зур хезмәт куя.

Яшьләр белән эшләүгә аеруча басым ясала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы популярлашып килә. Әлеге юнәлешне киләчәктә дә үстерү кирәк.

Үзара бәйләнешнең яңа төрләрен, беренче чиратта, ИТ-технологияләрне, куллану мөһим.

Татар социаль челтәрләре киң тарала бара. Мәсәлән, Инстаграмдагы  социаль челтәр 130 мең, ВКонтакте — 430 мең кешене туплый.

Милли бәйрәмебез Сабантуйны популярлаштыру өчен зур көч куела. Европа, Федераль һәм Бөтенроссия авыл Сабантуйларын уздыру матур гадәткә әйләнде. Күптән түгел бәйрәм Әстерханда һәм Пенза өлкәсендә үтте. Быел Сабантуй Россиянең 59 төбәгендә һәм 32 чит илдә узды һәм ватандашларыбыз тормышында күркәм вакыйгага әйләнде. Бу конгрессның зур эше, республика, Россия төбәкләре һәм чит ил хакимиятләре  булышлыгы, күпсанлы энтузиастлар хезмәте нәтиҗәсе.

Сабантуй ватандашларны һәм чит илдә яшәүче халыкларны татар мәдәнияте һәм горефгадәтләре белән таныштыра. Бәйрәм — милли-мәдәни байлыгыбыз. Аны ЮНЕСКО матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Сез әлеге башлангычны хупларсыз дип уйлыйм.

Ел саен үтүче татар дин әһелләре форумын да билгеләп үтәсем килә. Ислам дине – милләтебезнең  аерылмас өлеше. Форум замана куркынычларына карамастан актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, бердәм карар кабул итү мәйданчыгына әйләнде.

Конгрессның иң зур казанышы – аның кешеләре. Хөрмәтле съездта катнашучылар, сезнең барыгызга да зур рәхмәт! Сез милләтебез киләчәге, телне, бай мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү өчен янып яшисез.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисләре Индус Ризак улы Таһиров һәм Ринат Зиннур улы Закиров куйган олы хезмәтне билгеләп үтәсе килә.

Шулай ук Казахстандагы Тәүфикъ Кәримов, Үзбәкстандагы Ришат Нәбиуллин, Австралиядәге Рөстәм Садри, Алманиядәге Бари Дианов һәм Венера Вагизова, Кытайдагы Торсынтай Галеев һәм Абдулла Аббас, Кыргызстандагы Гөлсинә Ульмаскулова, Литвадагы Таирас Кузнецовас, Финляндиядәге Атик Али һәм башкалар конгресс эшенә зур өлеш кертәләр.

Илебез төбәкләрендә Әнвәр Алмаев (Әстерхан), Тамир Алимбаев (Омск), Вагиз Фәйзуллин (Красноярск), Әмир Гәрәев (Новосибирск), Фәрит Гибатдинов (Чувашия), Нурулла Саттаров (Төмән), Лена Колесникова (Чиләбе), Рәмис Сафин (Ульян), Бакир Акзегитов (Пенза), Камил Аблязов (Сарытау), Люция Вафина (Башкортостан), Марат Юнысов (Курган) һәм башкалар аеруча актив эшлиләр.

Конгресс  татар милли-мәдәни федераль автономиясе белән уңышлы гына эш итә. Автономияне күп еллар дәвамында Илдар Ирек улы Гыйльметдинов җитәкли. Аңа да бик зур рәхмәт!

Татарстаннан читтә яшәүче ватандашларыбыз белән элемтәләрне ныгыту вәкаләте Республика  Конституциясендә беркетелгән. Татарлар, кайда гына яшәмәсен, Татарстанны тарихи ватаны итеп саный. Шуңа күрә безнең алда телне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү бурычы тора.

Без татарлар яшәгән төбәкләр һәм илләр белән эшләүгә зур игътибар бирәбез, Бөтендөнья татар конгрессы проектларына ярдәм итәргә тырышабыз. Мәдәният, мәгариф һәм фән министрлыклары линиясе буенча да булышлык күрсәтелә. «Без бергә» газетасы бастырыла, ТНВ-планета телевизион каналы эшли, балалар өчен канал булдырыла, «Татар-информ» агентствосының татар редакциясенә үзгәреш кертелде. Нокта tatar доменында татар сайты эшли башлады, «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталы булдырылды. Анда бүген 1100дән артык китап җыелган.

Поддержке татарского языка, культуры и традиций способствуют соглашения и протоколы на правительственном уровне. Сегодня Татарстан имеет 26 межправительственных соглашений с зарубежными странами и 74 — с российскими регионами. В их  рамках, в том числе,  осуществляется поддержка соотечественников.

В программе визитов руководства республики в регионы России и зарубежные страны всегда включаются встречи с татарской общественностью. Высокую оценку данной работе дал министр иностранных дел Российской Федерации Сергей Викторович Лавров. В свою очередь, необходимо выразить признательность Министерству за постоянную поддержку наших инициатив.

Татары кровно заинтересованы в сильной России, гарантирующей успешное развитие национальных языков, культур и традиций народов на всей территории страны.

Надежным гарантом в этих вопросах выступает наш национальный лидер — Президент страны Владимир Владимирович Путин. Его позиция последовательна и нацелена на поддержку этнокультурного развития народов, сохранение мира и согласия.

Результатом активной работы республики и широкой общественности стало признание Татарстана на международной арене. В Казани проходят крупнейшие всероссийские и международные форумы и состязания. Республика является инвестиционно привлекательным регионом, развивает партнерские отношения со 145 странами, по основным макроэкономическим показателям традиционно входит в число регионов-лидеров России.

Повышению узнаваемости Татарстана способствовала успешная реализация таких масштабных проектов, как 1000-летие Казани, Всемирная летняя Универсиада, Чемпионат мира по водным видам спорта, Кубок Конфедераций. В 2018 году столица республики примет игры группового турнира Чемпионата мира по футболу. В 2019 году у нас пройдет Мировое первенство по рабочим профессиям WorldSkills, а в 2022 году — Чемпионат мира по плаванию на короткой воде.

Большое внимание в Татарстане уделяется сохранению историко-культурного наследия. В настоящее время в республике расположены      3 из 29-ти объектов ЮНЕСКО, имеющихся в России. Это — Историко-архитектурный комплекс «Казанский Кремль», Болгарский историко-археологический комплекс, Успенский собор и монастырь острова-града Свияжск.

Успешное развитие республики, восстановление уникальных объектов повышают туристическую привлекательность. Татарстан – один из лидеров среди регионов Российской Федерации в сфере туризма. Объём туристского потока в республику по итогам прошлого года составил порядка 3 млн. человек.

Сложность сегодняшнего мира, множество негативных процессов отражаются на этнокультурном развитии народов. Крайне важно противостоять этим вызовам: поддерживать лучшие инициативы и проекты, способствующие сохранению и развитию языка, культуры, традиций татарского народа.

К сожалению, не всегда есть понимание важности данной работы со стороны государственных и муниципальных органов власти.

Мы рассчитываем, как на более активную и созидательную работу самих общественных организаций, так и на поддержку федерального центра.

Было бы правильно, чтобы эти актуальные вопросы нашли отражение в новом законе о государственной национальной политики в Российской Федерации, работа над которым ведется в настоящее время.

Бүгенге шартларда туган телне саклау мәсьәләсе бик катлаулы. Төрле сәбәпләр аркасында телне белмәү татарларның бердәмлегенә, үзебезне бердәм милләт итеп тоюга киртә булмаска тиеш диеп уйлыйм.

Татарларны халкыбызның нык рухы, милли хәзинәгә, мәдәни байлыкка, гореф-гадәтләргә  тугрылык берләштерә. Милләт буларак билгеләүче бөтен әйбер безне берләштерергә тиеш.

Бөек мәдәнияткә һәм милли рухка якын булу телне өйрәнүдә дә ярдәм итәр дип ышанам. Монда «Ана теле» һәм  «Татар иле» кебек ресурсларның роле зур.

Бүген татар иле дөньяда һәм Россиядә киң танылган исемнәргә бай. Безне барыбызны да татар булуыбыз берләштерә. Сезгә Төркиядән Надир Дәүләт, Финляндиядән Окан Дахер, Кыргызстаннан Рәйсә ханым Атамбаева, АКШтан Идел и Юлай Шамильоглу, Алманиядән Софья Гобәйдуллина һәм Рәшид Сюняев һәм башкалар яхшы таныш.

Без Россиянең танылган татарлары Роальд һәм Ренад Сагдеевлар, Мәхмүт Гәрәев, Альбина Шаһиморатова, Аида Гарифуллина, Роберт Нигмәтуллин, Ренат һәм Рәсим Акчуриннар, Шамиль Тарпищев белән горурланабыз.

Тарихта тирән эз калдырган Гаяз Исхакый, Садри Максуди, Мирсәет Солтангалиев, Хөсәен Ямашев, башка мәдәният һәм сәнгать әһелләрен һәм галимнәрне дөньяда яхшы беләләр.

Уважаемые участники съезда!

Крайне важно, чтобы формы работы конгресса соответствовали существующим вызовам, учитывали многообразный опыт всех организаций, входящих в конгресс.

Высоко оценивая роль исполнительного комитета, следует больше внимания уделить формированию широкого представительного органа, который включал бы наиболее видных и авторитетных деятелей татарских организаций.

Необходимы изменения в Уставе организации. Целесообразным видится создание Совета под названием «Милли шура», избираемого съездом. Было бы правильно, чтобы его возглавил уважаемый лидер с широкими полномочиями. Важно, чтобы он имел нескольких заместителей, избрание которых можно провести на съезде сегодня.

Кроме того, с учетом широкой географии организаций, необходимо обеспечить возможность более предметного участия представителей из регионов России и зарубежья в принятии управленческих решений.

При этом Исполком представлял бы из себя управленческий аппарат, руководитель которого сохранил бы статус заместителя председателя Милли шуры.

Кадерле дуслар!

Пленар утырыш программасы бик эчтәлекле. Бүген милләт киләчәге белән бәйле күп актуаль сораулар күтәреләчәк. Аларга кызыклы һәм продуктив җаваплар табылыр дип уйлыйм.

Шулай ук сез республиканың инновацион потенциалы, кайбер  муниципаль районнар, безнең казанышлар, кешеләребез тормышы белән якыннан таныша алачаксыз. Очрашулар файдалы булыр дип ышанам.

Дәүләт Советы, республика хакимияте татар дөньясы өчен Татарстанның нинди зур әһәмияткә ия булуын тирәнтен аңлый. Без уртак эш нәтиҗәле булсын өчен бик тырышырбыз.

Татарлар язмышы — безнең кулда. Телебезне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халкыбызның  киләчәктәге урыны бары тик бездән тора.

Һәммәбезгә дә уңышлы эш телим. Игътибарыгыз өчен рәхмәт!».

Чыгынак: Татарстан Президенты матбугат хезмәте

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*