enrutat
Баш бит / Таулар кызы. Фәһимә апа истәлегенә
Таулар кызы. Фәһимә апа истәлегенә

Таулар кызы. Фәһимә апа истәлегенә

Бу мәкалә күптән — Фәһимә апаның 75 яшьлек юбилеена мөнәсәбәтле язылган иде…. Күңеле нечкәрде. «Бигрәк өзәкне өздереп язгансың», — диде. Бәлки, кемдер Фәһимә апаны нәкъ мин күргәнчә хәтерлидер… Истәлегем һәм рәхмәтем булсын!

ТАУЛАР КЫЗЫ

Казан шәһәрен еш кына диңгезгә охшатып була: бер карасаң, ярсулы-тынгысыз, икенче вакытта тыныч, биниһая булуы өстенә, ул әле бик күп елга-инеш суларын – кеше язмышларын да үзенә җыя. Әлеге инеш-сулар диңгезгә төрле яклардан килеп кушылалар: менә Буа үзәннәренең чая һәм искиткеч тырыш холыклы елгалары, менә тынгысыз, тиктормас Казан арты инешләре; гаҗәп талантлы, челтерәп кенә аккан тавышлы Зәй, Мөслим сулары… Таулы яклардан да агып килә инеш-язмышлар. Кавказ таулары кебек мәгърур, күз карашы җитмәслек биек булмасалар да, Татарстанның көнчыгышында үзләренә генә хас холыклы тыныч-горур таулар бар. Шул биеклекләрнең, җилдә талгын гына чайкалып утырган кылганнарның сәламнәрен Казан диңгезенә Ютазы инешләре дә алып килә. Сүзебез Ютазының Кәрәкәшле авылында туып-үскән һәм Казанга килеп төпләнгән Тау кызы турында барыр…

Игътибар иткәнегез бармы икән: Татарстанның таулы як кешеләре горур, ләкин тыныч холыклы, тормышта һәрвакыт ниндидер биеклеккә омтылып яшәүчән була. Казан университетының татар теле кафедрасы профессоры Хисамова Фәһимә Миргалиевнаны чын мәгънәсендә Тау кызы дип атый алабыз. Таулар аны кечкенәдән сөеп үстергән, тынычлык, горурлык, салмаклык биргән, дөньяга таулар фәлсәфәсеннән чыгып карарга өйрәткән. Балачагы сугыш елларына туры килсә дә, авырлыклар, ачлык-ялангачлык аша үтсә дә, тау кызы киләчәккә өмет белән караган. Бүгенге болгавыр заманда, татар халкының мөстәкыйльлеккә булган өметләре какшаган бер вакытта да ул дөреслекнең җиңеп чыгарына ышана, латин графикасын гамәлгә кую өчен фәнни эзләнүләр алып бара, китаплар чыгара… “Әй, Фәһимә апа, булырмы икән соң ул?” — дигән шикләнүләребезне кабул итми. “Булачак, һичшиксез, латин графикасы кулланышка керәчәк. Аның кирәклеген аңлата белергә генә кирәк”, – ди ул.

Чыннан да, Фәһимә Миргалиевнаның 2004 нче елда рус һәм татар телләрендә чыккан “Татар теле: латин әлифбасына кайтуның фәнни нигезләре” хезмәтен укып чыкканнан соң, латин графикасының кирәклегенә шик калмый. Аңлата белү – Фәһимә Миргалиевнаның иң төп сыйфатларының берсе. Аның искиткеч логик эзлеклелек белән сөйләвенә, фәнни нигезләүләрнең, дәлилләрнең һәрберсенең үз урынында, үз вакытында тиешле тәртип белән бирелүенә таң калабыз, “Әй, кайчан без дә шулай сөйләргә өйрәнербез?” — дип, остазыбызның һәр сүзен, җөмлә төзү, текст кору тәртибен күңелгә салып барабыз. Фәһимә Миргалиевна трибунадан чыгыш ясаганда тыңлаучылар арасында аның сөйләү логикасына, техникасына, тавышына көнләшмәгән кеше юктыр. Әлеге осталыкка өйрәнүнең серләрен сорагач, укытучыбыз тыйнак кына елмаеп куя да: “Тел тарихын белергә кирәк”, — дип җавап кайтара. – Хәзерге татар теленең нечкәлекләрен белү бары аның тарихын аңлау аркылы гына мөмкин. Тел тарихын белмәгән галим хәзерге тел турында дөрес фикер йөртә алмый”.

Әйе, Фәһимә Миргалиевна – татар теле тарихы өлкәсендә күренекле галимнәребезнең берсе. “Хәзерге татар әдәби телендә сыйфат фигыль” дип аталган кандидатлык диссертациясен (1971) язганда ук ул тел тарихын үзләштерергә кирәк икәнлеген тоеп, сиземләп ала, шуңа күрә алдагы елларда ике юнәлештә фәнни эзләнүләр алып бара: аның беренчесе хәзерге татар әдәби теленең грамматик структурасы белән бәйле булса, икенче юнәлеш – татар теленең тарихи грамматикасы. 1995 елда якланган һәм «Функционирование и развитие старотатарской деловой письменности ХVI — перв. пол. ХIХ вв.», дип исемләнгән докторлык диссертациясе – төрле архивлардан гасырлар аша ут-янгыннардан сакланып калган тарихи документларны эзләп-табып, озак еллар буе җентекле өйрәнүнең нәтиҗәсе. Мондый хезмәтләр буш урында барлыкка килә алмый, чөнки реаль, фактик тарихи документ белән эш итү галимнән зур тәҗрибә һәм белем таләп итә, якланган фикер фаразый шәкелдә, гипотеза рәвешендә була алмый, һәрбер җөмлә ныклы дәлилләү көтә… Бу яссылыктан караганда, Фәһимә Миргалиевнаның ышандырып, эзлекле итеп сөйләү сәләте фәнни хезмәтләренең күп еллар дәвамында чарланган бер кыры икәнен тоярга була.

Фәһимә Миргалиевнаның икенче төп сыйфаты – кешелеклелек. Ул – студентларның иң яраткан укытучысы дисәм, ялгышмамын. Юк, кемдер уйлаганча, “икеле”ләр куймаган өчен генә түгел. Кайчакта Фәһимә Миргалиевна куйган “өчле” билгесе студентка кайберәүләр куйган “икеле”дән үтемлерәк тәэсир итә. “Әй, кызым, — дип эндәшә ул студентка. – Нишләп укымадың? Вакытың җитмәдеме? Әллә укыр урының я китабың булмадымы?” Студент кызара, башын ия, башка укытучылар алдында әйтә торган “Укыдым, укыдым мин, оныттым гына” дигән сүзләрне әйтергә теле әйләнми, чөнки аның укымаганлыгын Фәһимә апасы фаш итте инде: “Кызым, моны белмәсәң, менә бусын беләсеңдер, яле, сөйлә әле” – дип, программа буенча “куды”. “Боларны белмәсәң, син бит ана телен рәнҗетәсең. Алга таба ничек укырсың, әниеңә нәрсә дип җавап бирерсең, кызым?” Шәһәргә укырга килгән авыл баласына, аллага шөкер, авызыннан үз ризыгын өзеп җибәргән әнисе бик кадерле. Шуңа күрә Фәһимә апасының сүзләре дә Йагъкуб пәйгамбәрнең Йосыфка бармак янавы кебек тәэсир итә: студент кыз күңеленнән “Алла теләсә, имтиханнар беткәнче, дискотекага башка бармыйм, тырышам – укыйм”, — дип ант итә, Фәһимә Миргалиевна янына икенче тапкыр килгәндә инде шактый әзерлекле килеш күренә…

Кайчагында безгә дә – Фәһимә Миргалиевна укыган лекцияләр буенча гамәли дәресләр алып баручы яшьрәк укытучыларга да – кызарырга туры килә. Җавап бирә алмый утырган студенттан безгә таба борылып, Фәһимә Миргалиевна тыныч кына сорап куя: “Бу кыз дәрес калдырмадымы соң?” Юк шул, калдырмады, дәрескә йөрү катгый куелгач, арттагы парталарда утырып, бер-ике тапкыр “SMS”калар белән тотылды тотылуын… Димәк, без – гамәли дәрес укытучылары – җитәрлек аңлатмаганбыз, нишләптер студентны кызыксындыра белмәгәнбез, материалны төссез итеп биргәнбез. Юк, Фәһимә Миргалиевна боларны әйтми, тик менә шул тыныч тон белән сорап куюыннан әллә кайда эчтә нәрсәдер калтырый башлый, студент елларыннан иң дәһшәтле имтихан хәтердә яңара, шуңа күрә соралган материалны тизрәк йөгереп барып студент урынына сөйләп бирәсе килә башлый…

…Кафедра бүлмәсенә төшкәч, Фәһимә Миргалиевнаның тормыштагы иң төп сыйфаты калкып чыга: кафедрада ул – ӘНИ. Авырган вакытка туры килсә, бер карауда кәеф юклыгын чамалап ала да, “Әллә авырыйсың инде? Нинди дарулар эчәсең? Менә бу бик әйбәт дару, шуны эч әле” дип, хәлне белешми калмый. Еш кына үзе дә бездән кием-салым турында киңәшләр сорый. Хәер, юкка: Фәһимә Миргалиевна үзе искиткеч нечкә зәвыклы ханым – алган киеменең һәрберсе үзенә үлчәп теккәндәй, килешле, яңа модалы, яхшы материалдан булыр. Помаданың килешле төсен сайларга да, сумканың итеккә туры килгәнен тотарга да, шарф яки яулыкны матур итеп бәйләргә дә әле без Әниебездән өйрәнәбез…

Татар теле кафедрасы укытучыларының күбесе – хатын-кызлар. Аллага шөкер, һәрберебез диярлек Ана булу бәхетенә ирештек. Һәрберебезгә балаларыбыз бик тә, бик тә кадерле. Шулай да чын мәгънәсендә “Балаларым!” дип яшәүче Фәһимә Миргалиевнадыр. Аның балаларын, оныкларын искә алмаган көне юк. Кафедрабызда улы Айдар ясаган картиналар эленеп тора, өстәлдә оныклары бүләк иткән фотолар. Килгән кунакларга “Боларны минем улым ясады!” дип әйтми калмый Фәһимә Миргалиевна. Күзләрендә горурлану, өзелеп ярату булыр…

Тантаналы кичәләрдә Фәһимә Миргалиевнаны тормыш иптәше – олы галим, танылган әдәбият белгече, филология фәннәре докторы Нурмөхәммәт Шаһвәлиевич Хисамов белән күрәбез. Озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, гаять чибәр ир-ат белән янәшә шундый ук чибәр, искиткеч сөйкемле, мөлаем Фәһимә апабыз атлый. Күпләр аларның залдагы иң матур пар икәнен искәрәләр, бераз көнләшеп тә карыйлардыр әле. Шулай да бер үзенчәлек бар: Нурмөхәммәт абый янында Фәһимә апабыз һәрвакыттагыча матур, чибәр, ә менә Фәһимә апа янында Нурмөхәммәт абый тагы да яктырып, нурланып, сөйкемләнеп киткән кебек тоела…

…Казаннан еракта-еракта, Ютазы якларында таулар бар. Алар әле үзләренең итәкләреннән юа-әрем җыйган, иң биек үткелләргә үрмәләгән кызчыкны хәтерлиләрдер. Хәзер инде ул кызчык гыйлем дөньясында үзе таулар биеклегенә күтәрелде. “Тауга карап тау булып булмый”, – дип әйтергә ярата татар халкы. Шулай да Фәһимә Миргалиевна ирешкән дәрәҗәләргә күтәрелү – күпләребезнең хыялы. Остазыбыз хатын-кыз буларак та, галим буларак та безнең өчен үрнәк булып тора.
________
P.S.
…Урының оҗмах түрендә булсын, Фәһимә апабыз. Бик игелекле, йомшак күңелле, сабыр һәм матур кеше идең. Хәтеребездә нәкъ шулай булып сакланырсың да. Бу дөньяда якты истәлек калдырып китәрлек итеп яшәвең өчен, татар милләтенә хезмәт итүең өчен бик зур рәхмәт сиңа!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*