tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа һәм Минзәлә татар театрлары Казахстанда спектакльләр күрсәткән
Уфа һәм Минзәлә татар театрлары Казахстанда спектакльләр күрсәткән

Уфа һәм Минзәлә татар театрлары Казахстанда спектакльләр күрсәткән

II Халыкара Каспий яны илләре театраль фестивалендә Уфаның “Нур” һәм Минзәлә татар дәүләт театрлары катнашкан.

Казахстанның Актау шәһәрендә үткән Халыкара театраль фестивальгә Казахстан, Иран, Россия, Төркмәнстан һәм Азәрбайҗаннан 10 театраль коллектив килгән. Быел мәдәни чара билгеле артист Нурмухан Җантуринга багышланган.

Актау шәһәрендә ачык һавада амфитеатрда меңгә якын артист чыгыш ясаган. Фестивальне С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрыннан килгән труппа “Иблис” спектакле белән ачып җибәргән. Уфаның “Нур” татар театры немец драматургы Роланд Шиммельпфенниг әсәре буенча “Үткәннән килгән ханым” спектаклен тәкъдим иткән. Аның режиссеры Байрас Ибраһимов әйтүенчә, фестивальдә катнашкан тәнкыйтьчеләр бу драмага югары бәя биргән.

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Байрас Ибраһимов “Нур” театры артистларының чит илдә беренче тапкыр чыгыш ясавын әйтте. “Бу фестивальне мин бик кирәкле чара дип саныйм, чөнки ул сәнгать осталарына, артистларга иҗат итәр өчен яңа көч-дәрт, стимул бирә”, – диде ул.

Төрки телле илләрнең театрларын берләштергән фестиваль Казахстанның Мәдәният һәм спорт министрлыгы ярдәмендә оештырылган.

 

Миләүшә Латыйпова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*