tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: “Көтегез, без киләбез!!!” дип исемләнгән музыкаль комедия тиздән зәңгәр экраннарга чыгачак

ВИДЕО: “Көтегез, без киләбез!!!” дип исемләнгән музыкаль комедия тиздән зәңгәр экраннарга чыгачак

Казан шәһәр филармониясе коллективы бу җәйдә музыкаль комедия төшерә башлады. Проектның максаты – солистларның талантын тагын да ныграк ачу, аларны тамашачыга яңа яктан тәкъдим итү. Видеоның кайбер өзекләре социаль челтәрләрдә пәйда булуга халыкта кызыксыну хисе уянган иде инде.

Ниһаять, “Көтегез, без киләбез!!!” дип исемләнгән музыкаль комедия тиздән зәңгәр экраннарга чыгачак. Сценариен Ләйсән Мәхмүтова, Гөлшат Имамиева, Алсу Сөнгатуллиналар махсус үз хезмәттәшләре өчен язган, ул артистларның гастроль тормышына кагылышлы хәлләргә нигезләнгән, уйлап чыгарылган сюжетлар да шактый.

Режиссер – Ләйсән Мәхмүтова.

Сәфәр вакытында булган маҗаралар, аңлашылмаучанлык аркасында тату коллективта җырчыларның аралары суынып алу, мәхәббәт кыйссалары, татар эстрадасының танылган җырчылары – барысы да тамашачының игътибарын тотып торырдай җирлек тудыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*