tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ясаган чыгышы

ВИДЕО: Татарстан Президенты Р.Н. Миңнехановның VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ясаган чыгышы

“Корстон” күңел ачу-сәүдә үзәгендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы узды.

Эшмәкәрләр мәктәпләргә дә, мәчетләргә дә ярдәм итә. Авылның нигезен сакларга эшмәкәрләрнең генә мөмкинлеге бар. Авыллар эшмәкәрләргә таянып яши, дип белдерде Татарстан Президенты VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышын йомгаклап.

Пленар утырышта крестьян фермер хуҗалыкларын һәм эшкәртү оешмаларын булдыру, хезмәт ресурсларын һәм квалификацияле белгечләрне оптималь рәвештә файдалану, матди иминлекне ныгыту, татар гаиләләренең этник тәңгәллеген саклап калу — болар барысы да татар авылларында социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешнең мөһим факторы булып тора, дип белдерде җыен катнашучылары.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*