tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые вафат. Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша
Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые вафат. Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые вафат. Татарстан мөфтие кайгы уртаклаша

Кичә, сәфәр аеның 24нче көнендә, Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин бу дөньядан китеп барган. Кайгылы хәбәр килеп ирешү белән, Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең Инстаграмдагы @kamilhazrat рәсми битендә хәзрәтнең якыннарының ачы хисләрен уртаклашты:

“Россия мөселманнары олы югалту кичерә – бүген иртә белән Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин безнең арадан китеп барган. Озак еллар дәвамында шушы җаваплы вазифаларны намус белән башкарып, ул шушы төбәктә ислам үсешенә саллы өлеш кертә, хезмәтен динебез өчен җан атып башкара. Аның бәяләп бетергесез тәҗрибәсе мөселман җәмгыятенә әле күп файда китерә алыр иде. Татарстан Диния Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының, аеруча улы, Самара өлкәсенең хәзерге мөфтие Талип хәзрәт Яруллинның тирән кайгысын уртаклашам. Аллаһы Тәгаләдән Вәгыйзь хәзрәтнең гөнаһларын гафу итүен һәм Үзенең киң рәхмәтеннән ташламавын сорыйм”.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*