enrutat
Баш бит / Үземнеке – үзәктә!

Үземнеке – үзәктә!

 

Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе: үзеңнеке – димәк, халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләне ишәйтү турында уйлаганда да, бала тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләләрен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да… һәркем үз милләтенең киләчәген күз алдында тотарга тиештер. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировның бу фикеренә колак салмау мөмкин түгел.

 

— Ринат Зиннурович! Татар конгрессы рәисе булып сайланган көннән башлап сез үткән юлның чакрымнарын санасаң, күпмегә җыелыр иде икән?!

– Чакрымнар, әлбәттә, бик күп булгандыр. Ләкин озынлыгына караганда, аның эчтәлеге, эчке тыгызлыгы мөһимрәк. Татар конгрессы егерме ел элек оешты, аның соңгы ун елдагы эшчәнлегендә минем дә өлешем бар. Конгресс – халкыбызның гасырдан гасырга күчеп килгән теләге, омтылышы, киләчәктә дөнья халыклары арасында югалмыйча яшәү мөмкинлеге, ул татарның татарлыгын саклау өчен булдырылды. Демократик шартларда туган мөмкинлекләрне тиешле дәрәҗәдә файдаланып, бирелмәгән мөмкинчелекләрне даулап алып, үз мәнфәгатьләребезне яклау, саклау –төп бурычыбыз. Татар дөньясында, гомумән, дөньяда тәүлегенә 24 сәгать шушы хакта гына уйлаучы, шушы эш белән турыдан-туры шөгыльләнүче, татар мохитен саклаучы бердәнбер оешма без.

— Бүгенге көндә үзәкне иң өзгәне, йөрәкне телгәләгәне – тел мәсьәләсе… Тел язмышы – милләт язмышы. Сезнең күңелдә туган тел, аның киләчәге белән бәйле Өмет, сәфәрегезнең кайсы төбәккә бәйле булуына карап үзгәрәдер. Юктыр, хәлләр бөтен җирдә дә бертөсле начар түгелдер…

– Бертөсле түгел! Татарның кайда, ничек яшәгәнен бәйнә-бәйнә сөйләргә мөмкин. Үз төбәкләрендәге татарларның чын лидеры булган, көчле рухлы, үзлә¬ренең нәрсә эшләргә теләгәнен белеп эшли торган зур шәхесләр бар. Алар хакимияткә дә үтеп керә, депутатлар да булып сайлана – яннарыннан, әлбәттә, куанып кайтасың. Лидерлары бөтенләй булмаган төбәкләр бар. Әйдәп баручылар була торып та, аларга юл куймыйча, читтәрәк калдырып, хакимиятләр тарафыннан бу урынга эшләмичә генә утырыр өчен куелган башлыклар да бар. Чуашстанда, Ульян, Саратов, Әстерхан, Самара, Свердлау, Төмән өлкәсендәге оешмалар – безнең горурлык. Анда «татар бетә» дигән уй беркемнең дә башына килмәс: милләттәшләребез тулы канлы тормыш белән яши, Татарстан биргән бөтен мөмкинлекләрдән дә файдалана, җирле хакимиятне дә үзләренә эшләтә белә. Тормышларын да сокланырлык итеп коралар – анда юклык, җитешмәүчәнлек тә сизелми. Мондый төбәкләр булганда туган телебез дә югалмаячак.

 

— Татарстан биргән мөмкинлекләр, дидегез. Нинди мөмкинлекләр турында сүз бара?

– Читтәге татарлар өчен Татарстан күрсәткән игътибар – рухи байлыгыбызның аларга барып ирешүе белән бәйле. Моңа дәреслекләр дә, матур әдәбият та, җыр-моңнарыбыз да, милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә… керә. Гомумән, Казанда милләтнең рухи байлыгы туплана һәм заман таләпләренә туры килерлек итеп үсеш ала. Әлеге байлыкның милләттәшләребезгә барып җитүен тәэмин итү – безнең бурыч. Татарстан биргән мөмкинлекләр дигәндә шушылар күз алдында тотыла.

 

-Җанисәп алуның соңгы нәтиҗәләрен ишетү беребезне дә битараф калдырмады. Сездә ул нинди уйлар уятты?

– Алдагысы белән чагыштырганда йөрәкне ул дәрәҗәдә үк әрнеткән, күңелне тырнаган нәрсәләр булмады дип саныйм. Күрше Башкортстанда хәлләр уңай якка үзгәрде. 2002 елдагы сан алу вакытында искиткеч авыр тойгылар калган иде: Башкортстанда халкыбызны күзгә карап «урладылар», санын юк иттеләр.

Ә милләт эчендәге төрле процессларга һәрберебез үзе аңлаганча анализ ясыйдыр. Ни өчен кимегәнбез?

Ни өчен артмаганбыз? Артмавының сәбәбе бер булса, кимүенең – икенче. Татар гаиләсе кормасаң, татар тумый инде ул!

Баланы татар итеп үстерү ата-ананың, бигрәк тә хатын-кызның иң зур бурычы. Бу уңайдан тагын менә нәрсә әйтәсем килә: безгә улларыбызны егет итеп, ир-ат итеп тә тәрбияләү кирәк. Ул яклаучы да, таяныч та, терәк тә булсын. Хатын-кызларыбызга улларын гел чабу астында гына йөртмәскә киңәш итәр идем. Бәлә¬кәй чакта ана җылысын азрак тойганнан соң, малай кеше дөньяның үзе тартырга тиешле арбасын күреп үсәргә тиеш. Шул очракта гына аңарда ир-ат сыйфатлары барлыкка килә. Ир-ат итеп тәрбияләнгәннәрдән лидер да чыга, эшмәкәр дә, андыйлар гаиләдә ата, хуҗа кеше дә була беләләр. Авыл җирендә бу җиңелрәк. Ә шәһәрдә барысы бер шартка куелган. Чүп чыгару, кибеткә бару, савыт-саба юу – мин моны ир-ат тәрбияләүгә санамыйм. Гаиләдә һәркемнең үз урыны булырга тиеш: әби-бабайның, әти-әнинең, хәтта бергә үсә торган бала¬ларның да. Монда дин дә кирәк, иман да, белем дә, матур мөнәсәбәтләр дә, җыр-моң да… Берсен дә чикләргә ярамый. Дөнья күптөрлелеге белән матур! Бер якка гына кереп китсәң, ул кызыксызга әйләнә – күреп торабыз.

 

— Дөнья тоткасы – хатын-кыз. Татар хатын-кызы беркайчан да гаиләсенә генә бикләнеп ятмаган, ул ил, милләт гамьнәрен дә ирләр белән беррәттән торып күтәргән. Тарихтан моңа әллә никадәр мисал китерә алыр идек. Узган гасыр ахырында, милли хәрәкәт күтәрелеш чоры кичергәндә дә, иң алгы сафларда күренекле хатын-кызларыбыз байтак булды. Казанда – Фәүзия Бәйрәмова, Чиләбедә – Салисә Гәрәева, Санкт-Петербургта – Әлфинур Гафурова, Мөхлисә  Зарипова, Төмәндә – Бибинур Сабирова, Ульянда – Асия Мөлекова… Аларны алыштырыр кешеләр бармы? Төбәкләрдә татар рухын бүген хатын-кызлардан кемнәр саклый?

– Дөрес әйттегез, татар хатын-кызы гомер-гомергә ир-егетләр белән янәшә халкыбызны, милләтебезне, динне саклаучы булган. Борынгы кулъязмалардан да билгеле – ирләре яу кырында һәлак булгач, алар урынын һәрвакыт хатыннары алыштырган… Дөнья тарихында мөселман дәүләтләрен җитәкләгән хатын-кызлар исемлеге бик кыска, ике-өч шәхестән генә тора. Шулар арасында халкыбыз хәтерендә якты хатирә калдырган ханбикәбез Сөембикә дә бар. Юкка гына журналыгыз «Сөембикә» дип аталмый, ул – халкыбыз горурлыгы. Туксанынчы елларда да хатын-кызларыбыз милли хәрәкәткә алданрак күтәрелеп чыкты, күп төбәкләрдә беренче рәтләрдә алар иде. Ир-атлар башта ияреп йөрүчеләр генә булып күренде. Инде юллар салынгач, такырайгач, хатын-кызлар бу йөкне ир-атлар җилкәсенә күчерә башлады.

Үзләре теләп! Янында кеше булмаса гына дилбегәне хатын-кыз үзенә ала – алырга мәҗбүр. 10-15 хатын-кыз җыелып, бөтен нәрсәне тартып барган өлкәләр дә бар. Ярым шаярып, ярым җитди итеп: «Ирләрегез кайда соң сезнең?» – дип сораганым булды. «Тәрбиялисе бар әле аларны», – диләр.

Әйе, татар милли хәрәкәтендә хатын-кыз лидерлар байтак. Азәрбайҗанда, Кыргызстанда, Коми, Свердлау өлкәләрендә… Чиләбе өлкәсен аерым алып әйтәсем килә. Дүрт еллар элек кенә Чиләбедә хәлләрнең шактый авыр икәнен сөйли идек. Ә ун ел элек «анда татарлар бетеп бара» дигән фикерләр дә ишетелгәләде. Өл¬кәдә – 220 мең, Чиләбенең үзендә 80 мең татар яши. Милләттәшләребез шактый тупланып яшәгән төбәк санала ул. Соңгы елларда Чилә¬бедә күтәрелеш башланды. Татарлар уянды. Шәһәрдә милли оешманың үзәкләре ачылды. Быел Бөтенроссия татар авылларының өченче Сабантуен да алар үткәрде. Һәм бу үзгәрешләрнең барысы да Лена Колесникова исеме белән бәйле. Аның әтисе Рафыйк ага да туксанынчы елларда милли хәрәкәттә йөргән кеше. Үзенең оештыру сәләтен Лена ханым шушы дүрт елда бөтен татар дөньясына күрсәтте. «Татар кызы» бәйгеләре бик күп төбәкләрдә уза, ләкин Чиләбенеке кебек киң колачлысы булганы юк әле. Мондый лидерлар булганда татарның дәрәҗәсе ничек үсмәсен?! Эшлә¬венең икенче елында ук Лена Колесникова өлкә парламентына депутат итеп сайланды. Күпчелек тавыш белән! Бу трибунаны да ул хәзер милләт файдасына куллана.

— Гаилә – милләтнең алтын баганасы. Татар гаиләсе менә шундый булырга тиеш, дип әйтергә, үрнәк итеп мисаллар китерергә теләгәндә сез кайсы төбәктә яшәүче милләттәшләребезне, кемнәрне искә төшерәсез?

Халык белән очрашканда бер генә чыгышымда да бу мәсьәләгә кагылмый узмыйм. Әгәр гаилә турында сөйләмибез икән, милләтнең үсеш юлларын тулысынча чагылдыра алмыйбыз дип саныйм.

Әлегә татарда күп бала табуны эчтән, тирәннән аңлап максат итеп кую юк. Кызганыч, әлбәттә. Халыкның бу мәсьәләгә карашы – җиңелчә, өстән-өстән генә. Урта гасырларда, борынгы заманнарда сугышлар гел булып торганда, яуда ирләр күпләп кырылган икән –шунда ук бала туулар арткан. Халык бу мәсьәләнеүзе җайлаган, көйләгән. Ә без аны хәзер тулысынча азык-төлек, кием базарына, гомумән, илдәге сәясәткә бәйләдек. Имештер, заманалар авыр, баланы күп тапсаң, аякка ничек бастырасың? Күп балалы гаиләдә проблема гел булган инде ул. Әллә әти-әниләребез җитеш тормышта гына яшәгәнме? Без исә ике арага эләктек, чагыштыру мөмкинлегебез бар: сугыштан соңгы юклыкны да күрдек, бүгенге муллыкны да. Барлык күбебезне бозды. Өстәлләр тулы, ашарга кеше юк, ә барыбер бала табасы килми. Хатын-кыз бу мәсьәләнең мөһимлегенә инанмыйча торып, балалар ишәймәячәк. Күпсанлы милләтләр киләчәктә яшәп калачак, калганнар бетүгә барачак. Бу инде чынбарлык. Без үзебез әлегә туктап калган милләт: кайсы якка китәргә икәнен чамаламыйча юл чатында торабыз. Ә шулай да, уңышлы татар авыллары тормышына карасак, анда бала-чаганың күп булуы күзгә ташлана.

— Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе буларак, катнаш никахлар сезне борчымый калмыйдыр.  Икәү өчен азагы бәхетле тәмамланган очракта да, милләт өчен аның ахыры барыбер – фаҗига.

– Татар гаиләсе үзеннән-үзе тумый, үзеннән-үзе катнаш никах та барлыкка килми. Аның нигезендә гаиләдә булдырылган мохит ята. Бала үсеп буйга җиткәч икенче, башка цивилизациягә кереп китү-китмәве, синең аңа ни дәрәҗәдә шушы мохитне сеңдерә, аңлата алуыңа бәйле. Вакытында бала күңеленә үз халкыңның әкиятләрен, моңын, рухи байлыгын сала белү кирәк. Рухи байлык йоккан бала бервакытта да синең сүзең¬нән чыкмас. Инде шактый зур тормыш тәҗрибәсе туплап, дәрәҗәләргә ирешкән милләттәшләребезнең бу мәсьәләдә уфтанып: «Яшьлек ялгышы булды», – дигән сүзләрен бик күп тапкырлар ишеткәнем бар. Ата-аналарны уяу булырга чакырыр идем. Кода-кодагыйлар, кияү-киленнәр, оныклар белән бер мохиттә чөкердәшеп яшәү үзе бәхет ул!

— Безнең һәркайсыбыз, кич белән эштән кайткач, гаилә дигән үз дәүләтенең ишекләрен ачып керә. Үскәндә, әти-әниегез янында күргән нинди закон-кануннарны сез үзегез төзегән шушы дәүләткә күчердегез?

– Гаиләдәге җылылыкны саклау ике арада урнашкан мөнәсәбәтләрдән тора. Әгәр шул җылылыкны сакларга телисең икән, үз-үзеңне тотышыңны, якыннарыңа мөнәсәбәтеңне чамалап, уйлап кору кирәк. Безнең гаиләдә, мин үзем дә шундый мохиттә үстем, аңлашылмаучанлыклар кискен, катгый, өзеп кую юлы белән хәл ителми. Аларны иң элек үзең белән үзең хәл итәргә кирәк. Тормышта вак нәрсәләр, вак-төяк авырлыклар еш очрый. Аларның һәрберсенә зур игътибар биреп, шуны гына сөйләшеп утыра башласаң, гаилә тормышы проблемадан гына торырга мөмкин. Бер-береңә ышанырга кирәк: ана – балага, ир – хатынга… Ышанмауның нәрсә белән беткәне мәгълум. Бер-береңнең иреген чикләмәү дә бик мөһим. Иреккә чик куела икән, гаиләдә җылылык югала! Мин моны үземнең гаилә тормышымнан чыгып әйтә алам. Хатыным да, кызым да – сәнгать кешеләре. Ә сәхнә кешесе өчен болар бигрәк тә мөһим. Төшенке күңел белән ул хезмәтне башкарып булмый.

— Балам баласы балдан татлы, диләр. Сез инде бу сүзләрнең асылына төшенергә өлгергәнсездер. Оныгыгыз сезне үзгәрттеме?

– Үзгәртте! Нык үзгәртте!

 

Гөлнур Сафиуллина

“Сөембикә”(ноябрь, 2012)

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*