enrutat
Баш бит / Җамал хәзрәт Гарифуллин: Бабаларыбыз «Агачка яшьтән су сип» дигән
Җамал хәзрәт Гарифуллин: Бабаларыбыз «Агачка яшьтән су сип» дигән

Җамал хәзрәт Гарифуллин: Бабаларыбыз «Агачка яшьтән су сип» дигән

Туган телне, мәдәниятне, динне,  татарлыкны саклау  — X Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында яңгыраган чыгышларның төп темасы булды. Кичә Казанда башланып киткән мәртәбәле чара, бүген «Kazan Expo» Халыкара күргәзмә үзәгендә дәвам итте. Гадәттәгечә, форумга тагын да югары дәрәҗә биреп, пленар утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Южно-Сахалинск мәчете имам-хатыйбы Җамал хәзрәт Гарифуллинның делегатлар алдында ясаган чыгышы аеруча игътибарга лаек иде. Ерак җирләрдә яшәсә дә, ул өч балаласын чын татар итеп тәрбияләргә, туган телне өйрәтергә, гореф-гадәтләргә ихтирамсеңнерергә тырыша. Бу эштә барысы да гаиләдән тора икәнен ул үз гаиләсе үрнәгендә күрсәтте.

Бүгенге көндә, Җамал хәзрәт сөйләп узганча,  Сахалинда барлыгы ярты миллионга якын халык яши, шуның биш меңләбе — татарлар, бу — утраудагы халыкның 1 процентын тәшкил итә.  Көньяк Сахалин шәһәрендә 200 мең кеше яши. Татарлар 1,6 % тәшкил итә.

  • Йөз ел элек милләттәшләребез Россияның Ерак Көнчыгышына Ислам динен алып килгән. 1800 нче елның ахырлары — 1900 нче ел башында Сахалин утравында бер мәчет булган. 1908 нче елда, матди мөмкинчелек булмаган өчен, үз эшчәнлеген туктаткан. Шул вакыттан алып динебез ялгыз гаиләләрдә генә сакланып барган. Электән безнең бабаларыбыз-имамнарыбыз нинди зур хезмәт күрсәтсәләр дә, кызганычка каршы, кайбер мәчетләрне бина, мәдәни йортлар итеп ясаганнар, мәчетләребезне юк иткәннәр; йолалар, гореф-гадәтләребез онытылып югала башлаган. Электән-әлек килгән хәнәфи мәзхәбебез дә сунеп китә. Бу хәлләрне күреп, Ерак Көнчыгышның мөфтие Әхмәд хәзрәт 2015 нче елда, милләттәшләребезнең йөз ел элек куйган хезмәтләрен кире кайтару өчен, йола, гореф-гадәтләребезне саклау өчен эшләрне башлап җибәрә, иске традицияләрне яңадан торгыза. Татарстан һәм Башкортостандагы традицион югары укуйортларын тәмамлап, туган телебезне, йола, гореф-гадәтләребезне белгән, хәнәфи мәзхәбе буенча гамәл кылучы кешеләрне мәчет-мәхәлләләребезнең җитәкчеләре итеп куя, — дип сөйләде ул Сахалиндагы мөселман өммәте турында.

2015 елда Җамал хәзрәт Гарифуллин Дини нәзәрате баш мөфтие Тәлгат Таҗетдин тарафыннан Сахалин утравына имам иттереп җибәрелә.

  • Дин юк, төзелгән мәчет юк, татарларның балалары барысы да диярлек урыслар белән катнаш никахларда. Кайчандыр ата-аналарына ияреп Сахалинга килгән татарларның инде үзләренә дә 70 яшь, алар татар телен яхшы беләләр, әмма аз сөйләшәләр, ә күзләрендә бетмәс моң. Ул вакытта әле мөселманнар өчен аерым зират та юк иде, аларны руслар белән беррәттән гробларда күмгәннәр, — дип искә төшерә ул.

Җирле хакимият белән сөйләшеп, МЧС территориясендәге ангарны алалар. Мөселманнар өчен күңелләрне сөендергән вакыйгаларның берсе — 2015 елның май аенда мәчет ачыла, мәчетне ярымайлы манара бизи.

  • Сахалинда мөселманнар саны арту сәбәпле, гыйбадәт кылучылар инде мәчеткә сыймый башлагач, мин имам булып билгеләнгәннән соң, мәчетнең икенче каты төзелә башлады. 2017 елны мәчет янында уку сыйныфлары бинасы төзелде. Мәдрәсә ачылганчы ук, дин нигезләрен өйрәтү буенча дәресләр алып барылды. Беренче көннәрдән үк динебезне өйрәнергә теләүчеләр саны күп булды. Сахалинда яшәүче татарлар, диннән ерак булсалар да, өйрәнергә теләкләре зур иде. Бигрәк тә бу өлкәдә хатын-кызлар зур активлык күрсәттеләр. Аларга гыйлем бирү белән минем тормыш иптәшем шөгыльләнде. Хәзерге вакытта укуга 30 лап хатын-кыз йөри. Балалар белән аерым дәресләр алып барыла. Малайларны Мөхәммәд хәзрәт укытса, кызларны Румия ханым өйрәтә. Һәр елны җәй айларында лагерь оештырыла. Балалар бик теләп, кызыксынып йөриләр.Дин нигезләрен өйрәнгән балаларны динебез, гарәп теле белән кызыксындыру ниятеннән Коръән укулары, бәйгеләре оештырыла башлады. Бәйгеләрдә, җиңүчеләрне рухландыру максатыннан, төрле кыйммәтле бүләкләр тапшырабыз, — ди ул.

Бала 5 яшькә кадәр берничә телне үзләштерә ала. Еврейларның, японнарның программасы шуңа дәлил.  Быел Рамазан аенда шуңа нигезләнеп, Сахалинда да 5 яшькә кадәрге балалар белән мәктәп-мәдрәсәдә туган телне өйрәнү буенча проект төзеп шуның өстендә эшли башлаганнар. Балалар ислам тәрбиясеннән мәхрүм калып, мәңгелек бәхетсез булмасыннар өчен, аларга кечкенәдән үк дини тәрбия бирә башлыйлар. Чөнки бабаларыбыз: «Агачка яшьтән су сип»,- дигән.

Дин дәресләрендә укучылар да, балалар да ислам нигезләрен, гарәп телен өйрәнә. Иң мөһиме, туган телебездә аралашуны максат итеп куялар, йолаларыбыз, гореф-гадәтләребезне дә өйрәтүне, әхләк кагыйдәләренә дә игътибар юнәлтәләр.

Дөрес, башкарган эшләр күп булса да, әле башка җитешмәгән якларыбыз бар. Аларны киләчәктә дин әһелләре, җәмәгать, милли оешмалар, хакимият оешмалары белән бергә башкарып чыгарга ниятебез, — дип сүзен тәмамлады Җамал хәзрәт. Иң соңыннан хәзрәтнең өч баласы сәхнәгә чыгып саф татар телендә шигырьләр сөйләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*