tatruen
Баш бит / 2012 / Июль

Архив за месяц: Июль 2012

Бакуда татарлар тату яши

Июль аеның нәкъ уртасында 15 көнне Баку шәһәрендә татар бәйрәме – Сабантуе гөрләп үтте. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Миләүшә Әмин кызы Гомәрова Әзербәйҗан башкаласына барып, милләттәшләребез белән бергә бәйрәм шатлыгын уртаклашып кайтты. Сабантуе көнне ярышларны бүлеп, түбә астына концерт карарга куып керткән көчле яңгырга да карамастан (мондый яңгыр июль аенда ничә елга бер генә килә икән), бәйрәм ...

Дәвам »

Самар татарлары ярдәме белән “Иделдә Болгар цивилизациясе” исемле китап басылды

460 ел элек татар үзенең дәүләтчелеген югалткач, милләт буларак сүнү сукмагына басты. Ислам диненнән ваз кичтерү, көчләп чукындыру, мыскыллау, телдән биздерү, асыл гореф-гадәтләребездән арындыру, хәләлнең нәрсә икәнен оныттыру, интернационализм байрагына чорнап урыслаштыру сәясәтен сеңдерү – барчасы да татарны юк итү максатыннан эшләнде. Хәзерге вакытта уйлап чыгарылган толератность шулпасы да татарның башын бөгү, авызын ачтырмау сәясәтенең бер төре. Без бу кыенлыкларны, ...

Дәвам »

Риза Бәдретдин: “Янә татар булып яшисем килә”

Финляндиядә туып үсеп 20 ел Германиядә банкта эшләгән Риза Бәдретдин мотоциклга утырып Казан татарларын күрергә килгән. Риза Бәдретдин – Германияда гомер кичерүче татар. 20 ел банкта эш куйганнан соң, мотоциклга утырып ирекле сәяхәткә чыгып китә. Европа һәм Русия үтәли Казанга килеп җиткән. Мотоцикл һәм җилкәсендәге бер рюкзактан кала бернәрсәсе дә юк. Казанда дуслары да, танышлары да күп түгел. Казанга ике ...

Дәвам »