tatruen

Архив за день: 04.07.2014

Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт

Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге  өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Шәһри Болгар тыюлыгы  ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кабул ителде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кылалар. Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп һәрвакыт кызыклы милли проектларны гамәлгә куючы “Җыен” вакыфы һәр елны атаклы җырчы ...

Дәвам »

Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак

Татарстанның Азнакай районында нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә – “Җиләк бәйрәме”, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы. Бу шимбәдә, 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар конкурсы белән башланып китә. Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар сәгать иртәнге 7дә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак. Кичке 5тә исә Татарстан мәйданында җыр-моң, уен-тамаша, җиләк ...

Дәвам »

Казан-Мәскәү тизйөрешле поезд юлы: халыкка зыян килмәячәк

Якын арада Мәскәү белән Казан арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзүнең төгәл маршруты расланырга мөмкин. Шунысы мөһим – әлеге проектны тормышка ашырганда күчемсез милеккә дә, торак пунктларга да зыян килмәячәк, дип ышандыралар. Әйләнә-тирә мохит тә әллә ни пычранмаячак. Мәскәү белән Казан арасында тизйөрешле поезд юлы төзелү турындагы хәбәрне татарстанлылар шатланып кабул иткән иде. Бу аңлашыла да, чөнки алар ике ...

Дәвам »

Сургут татарлары – футбол чемпионнары

28-29 июньдә Сургутта үткән футбол турнирында милли командалар арасында  татарлар беренчелекне яулап алдылар. Бу ярышлар  милли-мәдәни оешмалар спартакиадасы кысаларында үткәрелде. Катнашырга теләк белдергән 9 милли команда: урыслар, молдаваннар, казахлар, әрмәннәр, әзериләр, дагъстанлылар, үзбәкләр, чуашлар һәм татарлар башта өчәр-өчәр төркемнәргә бүленеп ярыштылар. Соңыннан үз төркемнәрендә беренчелекне яулаганнар 1-3 урын өчен, икенче булганнар 4-6 урын өчен, аутсайдерлар 7-9 урын өчен көрәштеләр. Нәтиҗәдә ...

Дәвам »