tatruen

Архив за день: 08.07.2014

Зур Акъяр авылында Төмән өлкә Сабан туе узды

5 июльдә Төмән районының Зур Акъяр авылында өлкә Сабан туе гөрләде. Бәйрәмгә төбәкнең көнъягына караган  11 муниципаль берәмлегеннән, шул исәптән Төмәннең үзеннән, делегацияләр килделәр. Моңа кадәр 9 район да Сабан туйларын үткәреп килде. Быелгы утызынчы өлкә Сабан туен Төмән өлкәсенең 70 еллыгына багышлап үткәрделәр. Сабан туена Төмән өлкәсе губернаторы вазыйфаларын башкаручы Владимир Якушев та кунакка килде. Көрәш, ат чабышлары, төрле ...

Дәвам »

“Энже бөртекләре” җиңүчеләре

Республика күләмендә балалар өчен бәйгеләр әледән – әле  булып тора. Могаллим.ру сайты җитәкчелеге дә  7 яшьтән 18 яшькә кадәрлеләр өчен “Энҗе бөртекләре” исеме астында бисер белән эшләү бәйгесе уздырды. Бәйгедә балалар гына түгел, әти әниләр дә җан атып катнашты. Бүген исә, җиңүчеләребез бүләк алырга дип килделәр. ТР Буа районы Аксу мәктәбе укучылары Хәсәнова Чулпан Радик кызы һәм Хәсәнова Гөлнур Рамил ...

Дәвам »

Арчадагы Кызыл Бистә урамы халкы үзләрендә күмәкләшеп аш үткәрү гадәтен керткән

Узган атнада Арчаның (Татарстан) Кызыл Бистә урамы буйлап барганда бер йорт каршындагы сыйдан сыгылып килгән өстәлне, аның тирәли утырган халыкны, парлар чыгарып кайнап торган дүрт самавырны, учак утында “кызынган” өч зур казанны күреп аптырап калдым. Шунда бу урамда яшәүче Сәгыйдә Гаязова каршыма чыгып, кайнар аштан авыз итәргә чакырды һәм эшнең нидә булуын аңлатып үтте. —Дүрт ел рәттән, урамыбыздагы барлык халык ...

Дәвам »

Петербург Җәмигъ мәчетендә ифтар ашы узды

Узган ялда Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә ифтар мәҗлесе узды. Ураза мәҗлесен татар малтабарлары оештырды. Мәчет ишегалдында табыннар өчен махсус чатырлар куелды. Күмәк намазга ике йөзләп кеше килде. Милләттәшләр мәҗлес табынына азык-төлек, җиләк-җимеш һәм яшелчә сатып алу өчен акча җәлләми җыйган иде. Өстәл-келәмнәр тәм-томнардан сыгылып торды. Мәҗлес өчен хәләл бәрән итеннән пылау пешерелде. Гадәттәгечә, хатын-кызлар өчен табын мәчетнең икенче катында аерым әзерләнгән ...

Дәвам »