tatruen

Архив за день: 16.07.2014

Казанда төрки рухи-мәдәни мирасны барлаучы фәнни-гамәли конференция узачак

17-18 июльдә Казанның Биләр-Палас отелендә "Төрки халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы - саклау объекты" халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрү күздә тотыла.

Дәвам »

Күренекле якташыбыз ядкәре

Ямьле җәй көннәренең берсендә шәһәребезнең аксакаллар Шурасы , “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы белән бергәләп, галим, табиб, дин әһеле, мөгаллим Таҗетдин Ялчыголның каберенә зыярат кылуны оештырдылар.

Дәвам »

Яшьләр Google-ны татарчага өйрәтмәкче

Татар яшьләре Google-ның тәрҗемәләр бүлегендә татар теленә дә тәрҗемә итү мөмкинлеге булсын өчен эшне тизләртергә җыена. Тәрҗемәгә керешкән активистларга түләү өчен Татарстан хөкүмәтеннән акча да сорарга телиләр.

Дәвам »

Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлү башланды

Мөселман яшьләре берлеге тарафыннан беренче мәртәбә оештырылучы Мөселман онлайн-фестиваленә теркәлергә мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, бу хакта хәбәр таратыла башлагач та 1000нән артык кеше анда катнашырга теләген белдерде. 1-15 август көннәрендә үткәрелүче фестивальдә катнашу өчен online-islam.ru сайтында теркәлергә мөмкин. Фестиваль спикерлары буларак катнашалар: – Камил хәзрәт Сәмигуллин – Татарстан мөфтие; – Әлбир хәзрәт Крганов – Мәскәү мөфтие; – Әхмәд Тәмим ...

Дәвам »

Луиза Батыр-Болгари: Гонорар өчен генә көрәшмим, сәнгатебезне коткарасым килә

Татарстан югары мәхкәмәсендә "Әкият" театрыннан гонорар таләп итүче күренекле композитор милли сәнгатьне коткару өчен бу юлга барганлыгын белдерә.

Дәвам »

Надир Дәүләт юбилеен каршы алды

Күренекле татар галиме, Төркиянең Истанбул шәһәрендә яшәүче Мәрмәрә университеты профессоры, TASAM премиясе лауреаты Надир Дәүләткә 70 яшь тулды. Исеме татар энциклопедиясенә һәм халык хәтеренә кергән милләттәшебез 1949 елда Маньчжуриядә дөньяга килгән булган. 1963-67 елларда ул Төркиядә Ислам Энциклопедиясе, 1967-71 елларда Анкарада Төрек мәдәнияте фәнни тикшеренү институты хезмәткәре буларак хезмәт куя, Төркиядә 1970-80 елларда нәшер ителгән “Казан” журналы мөхәррире буларак иҗатка чума, ...

Дәвам »