tatruen

Архив за день: 31.07.2014

Татар конгрессында мәртәбәле кунак

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Чиләбе өлкәсе татарлары конрессының башкарма комитеты рәисе, Чиләбе өлкәсенең Законнар чыгару собраниесе депутаты Лена Колесникованы кабул итте.

Дәвам »

Газеталар яшьләр турында

“Халкым минем” газетасының июль саны, “Шәһри Казан” газетасының бүгенге, 31 июль, саны 1–5 август көннәрендә башкалабыз Казан шәһәрендә узачак VI Бөтендөнья татар яшьләре Форумына багышлана.

Дәвам »

Австралия, Кытай һәм Чаллыдан килгән милләттәшләребез – татар конгрессында

Бүген,  Бөтендөнья  татар конгрессы бинасында Австралиянең Аделаида шәһәреннән, Кытайдан һәм Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән Казан шәһәрен күрергә, аның хозурлыгына соклану максатыннан килгән кунаклар Ринат Закиров белән очрашты. Алар  читтә һәм Татарстанда яшәүче татарлар тормышы турында сөйләштеләр, фикер алышып, булган проблемалары, уңышлары белән уртаклаштылар. Татар халкының милли бәйрәмнәренең никадәр зур берләштерү көченә ия булуын әйттеләр. Конгресс уздырган  төрле проектларда катнашырга теләкләрен ...

Дәвам »

Казан – татар яшьләрен каршы ала

Инде икенче көн мәркәзебезгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары килүе дәвам итә. Форумда катнашырга Мәскәү шәһәреннән “Якташ” татар яшьләре оешмасы вәкилләре Ильяс Габдулов белән Илгизәр Хәйретдинов да килеп җитте. Әйтергә кирәк, “Якташ” оешмасы төрле төбәкләрдән Мәскәүгә килеп белем алучы яшь милләттәшләребезне берләштереп торучы оешма.Егетләрнең икесе дә Губкин исемендәге нефть һәм газ Русия дәүләт университетында белем ала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы ...

Дәвам »

Сөембикә Казан кирмәненә кайчан кайтыр?

Фәридә Бибарсова Казан Кирмәнендә кую өчен махсус театралләштергән композиция әзерли. Якшәмбе көнне аның беренче варианты Кирмән диварлары янында күрсәтелде.

Дәвам »