tatruen

Архив за день: 29.11.2017

“Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына теркәү дәвам итә

Бүген, 29 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессында “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XII форумы катнашучыларын теркәү башланып китте. Хәзерге вакытта Россиянең 30дан артык регионыннан һәм 11 чит илдән (Әзербайҗан, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Үзбәкстан, Төркия, Чехия, Эстония, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 138 катнашучы теркәлде. Бу минутларда да  килгән татар эшмәкәрләрен теркәү дәвам итә.

Дәвам »

Татар конгрессның киңәйтелгән утырышы үз эшен башлап жибәрә

Көн тәртибендә катнашучылар өчен этномәдәни проектларны тормышка ашыру өчен бирелә торган  хөкүмәт грантларына һәм иҗтимагый оешма теркәү нечкәлекләренә кагылышлы семинар-киңәшмә үткәреләчәк. Төшке аштан соң пленар утырыш узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә йомгак  ясау һәм 2018 елга эш планын кабул итү булачак. Шулай ук программада, «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү дә каралган.

Дәвам »

Илсөяне Ил сөя!

Моннан 100 ел элек драматург Мирхәйдәр Фәйзи үзенең милли сәхнә җәүһәренә әйләнәчәк «Галиябану»ын язып, тамашачы хөкеменә тапшырганда, бу рольдә кайчан да булса Илсөя исемле, нәкъ ул уйлаган татар гүзәле – кара чәчле, карлыгандай кара күзле, карлыгач канатыдай кыйгач кара кашлы, сылу гәүдәле һәм сандугач җырыдай моңлы матур тавышлы артистка уйнарын күз алдына китерде микән?

Дәвам »