Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров, Ростов-на-Дону шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында, Татарстан делегациясе һәм биредә яшәүче милләттәшләребез белән берлектә, Плевен һәм “Левобережная” паркларын карады.
Шулай ук, бүген 2 нче Көньяк Сабантуен оештыру комитеты утырышында нәтиҗәләр ясау һәм бәйрәмне уздыру өчен әлеге паркларның берсен сайлау планлаштырыла.