tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әфганстан татарлары советы башлыгы: Татарлар таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла
Әфганстан татарлары советы башлыгы: Татарлар таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла

Әфганстан татарлары советы башлыгы: Татарлар таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла

Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар әйтүенчә, татарлар төрле җиргә таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла

Ул Казанга икенче тапкыр килүен әйтте. Совет башлыгы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында катнаша. Ул Татарстанның кунакчыл булуын ассызыклады.

«Татарлар төрле җиргә таралып яшәсә дә, бер-берсенә тартыла. Бу яктан караганда татарлар – бәхетле халык, башкалар кебек түгел», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Ул Әфганстанда яшәүче татарларның яшәешен әйбәт дип бәяләде. Белем алуга ихтыяҗ булуын әйтте.

Ул шулай ук хезмәттәшлек итү өчен «Татар-информ» агентлыгына рәхмәт сүзләре әйтте. Әфганстан татарларының тормышын чагылдырган язмалар чыгуына шат булуын әйтте.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*