tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең җыр» иҗат лабораториясе яңа сезонына чакыра
«Безнең җыр» иҗат лабораториясе яңа сезонына чакыра

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе яңа сезонына чакыра

«Калеб» яңа буын җыены иң масштаблы проектларының берсен -«Безнең җыр» иҗат лабораториясе яңа сезонын тәкъдим итә.

25 сентябрь 18:00дә «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең яңа сезоны башлану уңаеннан кичә була. Анда быелгы катнашучылар арасында шобага салу көтелә, дип хәбәр итте оештыручылар.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе «Калеб» җыены тарафыннан Казан Мэриясе һәм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздырала.

Лаборатория беренче тапкыр 2019-2021 елларда узган иде. Идеянең авторы – «Калеб» җыены җитәкчесе, хәзерге вакытта Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары – Гүзәл Сәгыйтова. Проектның максаты – сәнгатьнең төрле өлкәләрендә эшләүче яшьләргә уртак иҗади мохит булдыру, шагыйрь, композитор һәм җырчыларны үзара таныштыру, яңа әсәрләр иҗат итү һәм милли җыр фондын тулыландыру. Лаборатория шартлары буенча профессиональ өчлекләр ярты ел дәвамында 32 яңа җыр иҗат итте, шуларның 20 финалга чыгып, гала-концертта башкарылды.

Катнашучылар арасында композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, Зөлфәт Вәлиуллин, шагыйрьләр Эльмира Җәлилова, Гөлүсә Батталова, Рүзәл Мөхәммәтшин, җырчылар Эльмира Кәлимуллина, Филүс Каһиров, Артур Исламов, Эльза Заяри һәм башкалар булды.

Быелгы лабораториядә композитор, шагыйрь һәм җырчыдан торган 16 команда катнашачак. Командаларны билгеләү өчен шобага салабыз. Беренче этапта композитор белән шагыйрь тандемы билгеләнәчәк. Икенче этапта – җырның жанры һәм юнәлеше. Җыр ике ай эчендә иҗат ителергә тиеш. Җырны башкаручы яки башкаручылар соңрак, декабрьдә узачак җырларны тыңлау этабында гына сайланып, командага кушылачак.

Проектның гала-концерты 2024 елның апреленә планлаштырыла.*«Калеб» җыены моннан ун ел элек сәнгатьнең төрле өлкәсендә иҗат иткән татар яшьләрен үзара таныштыру, берләштерү һәм яңа әсәрләр тудыру максаты белән оештырылган мәйдан. Шушы вакыт эчендә «Калеб» җыены дистәләгән перформанс, иҗат кичәләре, лаборатория һәм остаханәләр үткәрде.

Чыганак: idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*