Укучыларны тикшеренү эшенә, рухи кыйммәтләргә, милли мәдәният традицияләренә җәлеп итү, сәләтле, талантлы балаларны ачыклау максатында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 1 октябрьдән 18 ноябрьгә кадәр “Шәҗәрәләр – нәсел агачы” төбәкара фәнни-гамәли конференциясен оештырды.
Конференция Казан шәһәренең Совет районы М.И. Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия базасында узды.
Конференциянең максаты – буыннарның дәвамын саклау, милли традицияләр һәм эстетик идеаллар бергәлеге нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту, шәхеснең иҗади мөмкинлекләрен булдыру, укучыларның иҗади һәм рухи потенциалын ачу, укучыларның туган телләрен өйрәнүгә кызыксынуын арттыру.
Источник: mon.tatarstan.ru