Казанда VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең III туры башланды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның каршында эшләп килүче Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 26-28 март көннәрендә уздыра.
Финалга барлыгы 152 катнашучыдан 8 егет һәм 8 кыз сайланып алынды.
Алар Россиянең 5 төбәгеннән — Оренбург өлкәсе, Башкортостан, Удмуртия, Татарстан Республикасы, Пермь краеннан бәйгенең йомгаклау этабында катнашырга килделәр. Бәйгенең беренче һәм икенче турлары онлайн үткән.
Бүген, финал өлешенең беренче көнендә, катнашучылар Бөтендөнья татар конгрессы бинасы һәм эшчәнлеге белән танышты. Катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров сәламләде. “Безнең ишекләр сезнең өчен һәрвакыт ачык. Сез иләк аркылы узган халкыбызның йөзек кашыдай егет-кызларыбыз”, —диде ул сәламләү сүзендә.
Очрашу фикер алышу форматында үтте. Егет-кызлар милли хәрәкәт, татар халкы, туган җирдә төпләнеп калу темаларына уй-фикерләре белән бүлеште. Татар яшьләре нинди уй-максатлар белән яши? Аларны нәрсә кызыксындыра? Шушы сорауларга җаваплар эзләнелде. Егет-кызлар саф татар телендә, төпле фикерләр яңгыратты.
“Сез бу бәйгенең җиңүче исемен йөртүчеләр. Бу аерым бер зур миссия. Милли хәрәкәттә актив булыгыз. Үзегезнең милләтегез, динегездә булган тормыш иптәше сайлагыз”, — дип катнашучыларга канатлар куйды Данис Шакиров.
Конгресс бинасына экскурсиядән соң, егет-кызлар татар язучысы, Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашты. Нәбирә ханым язучылыкка килү юллары белән уртаклашты, һөнәр сайлау һәм башка темаларга фикерләре белән бүлеште. Очрашу әңгәмә белән дәвам итте. Катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирделәр. Егет-кызлар очрашудан илһам алды.
Халкыбызның тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрен саклау, үстерү, укучыларда милләткә һәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаңнарын формалаштыру, алдынгы, актив укучыларны барлау, аларның эшчәнлегенә бәя бирүне VIII Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар һәм егетләр бәйгесе үзалдына максат итеп куя.