Филология фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, «чит илләрдә Тукай әсәрләренә мөхтәбәр урын бирелгән».
Галим Тукай укулары-2026 кысаларында «Мәдәни киңлектә милли әдәби музейлар» конференциясенең пленар утырышында катнашты. Аннары «Мөселман һәм төрки дөнья әдәбиятлары контекстында Габдулла Тукайның иҗади мирасы» секциясендә «Габдулла Тукай һәм мөһаҗирлектәге татар әдәбияты» темасына чыгыш ясады.
«Бер кеше дә үз иреге белән читкә китми. Аның төрле субъектив, объектив сәбәпләре була. Татар язмышы бик катлаулы, элек-электән төп Идел йорттан башка төбәкләргә киткәннәр. Исхакый әйтмешли, башка кавемнәргә чимал да булганнар. Бу процесс 20 гасыр башында, октябрь инкыйлабыннан соң аеруча киң колач җәя», – диде Хатыйп Миңнегулов.
Ул 20 нче йөз башында Габдулла Тукай – төп фигураларның берсе булуын, башка «йолдызларны капларлык» дәрәҗәгә ирешкәнен ассызыклады. «Партия дигәндә – Ленин, Ленин дигәндә, партия күз алдына килеп баскан кебек, Тукай да читтәгеләр өчен бер символ кебек була. Читкә киткән татарлар күңеле XX гасыр башында милли рух белән сугарылган. Читтәге татарлар – күчеп киткәннәре дә, электән шунда яшәгәннәре дә – үзләренең тарихи ватаннарын, төп чыккан урыннарын Тукай әдәбияты аркылы күзаллыйлар. Татарның читтә төп яшәгән урыннары – Кытай, Япония, Финляндия, Төркия, Европа илләре. Аларның күпчелегендә Тукай әсәрләре, татар әдәбияты киң таралыш таба», – дип билгеләп үтте Хатыйп Миңнегулов.
Ул үзе 90 нчы елларда Анкарада китапханәләрнең берсендә түрдә Тукай әсәрләре, татар әдәбияты торуын күреп шаккатканын әйтте. Шулай ук, 90 нчы елларда өч айга Финляндиягә командировкага баргач, Хельсинки университеты китапханәсендә Тукай томлыкларын күреп таңга калганын да искә алды. Элек чыккан әсәрләр генә түгел, алар үзләре чыгарган китаплар да китапханә киштәләрендә булган.
«Токиода 1927 елда күп кенә татар китаплары чыга. 1933 елда Тукайның алты томлык басмасы гарәп хәрефләре белән чыга. Ерак Шәрыкъта чыккан «Милли байрак»та дистәләгән газета-журнал чыга, анда Тукай әсәрләре, Тукайга мөнәсәбәтле материаллар шактый. Газета-журналларда сайланма әсәрләр чыга. Финляндиядә берничә тапкыр Тукай әсәрләре җыентыгы басылып дөнья күрә. Төркиядә Тукайны иртәрәк беләләр. Тукайның барлык шигырьләре 900 биттән артык басмада төрек теленә тәрҗемә ителгән. Мюнхенда Тукайның җыентыгы чыга. Татарча чыккан газета-журналларда Тукай әсәрләренә мөхтәбәр урын бирелә. Бик күп кенә номерларда Тукай хакында язылган. Үлгән, туган көннәренә туры китереп, юбилей чорларында ел саен материаллар бирелеп барыла», – диде Хатыйп Миңнегулов.
Галим, шулай ук, Габдулла Тукай һәм Гаяз Исхакый мөнәсәбәтләрен дә әйтеп узды. «Тукай турында Исхакыйның фикерләре кызыклы. Тукай үзе дә илаһилаштыра, Исхакый да аны зурлый», – диде Хатыйп Миңнегулов.
Ул кайвакыт татар әдәбияты турында сүз барганда, мөһаҗирлектәге әдәбиятны исәпкә алмауларын әйтеп узды. «Татар әдәбияты тарихы дигәндә, ил белән генә чикләнеп булмый, мөһаҗирлектәге татар әдәбияты да зур урын алып тора, аларны читтә калдырырга ярамый. Аларда, бер яктан, элекке традицияләр, Тукай чорына, XX гасыр чорына хас булган миллилек, дини рух дoвам итә. Матур традицияләр, образлылык ягыннан да игътибарга лаек ул», – диде галим.
Чыганак: tatar-inform.tatar