«Россия — минем тарихым» мультимедиа тарихи паркында IV Төбәк «Татар кызы Ханты- Манси — Югра автономияле округы — 2026» бәйге-фестиваленең финалы узды. Әлеге чара татар халкының мәдәниятен, телен һәм милли традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, шулай ук яшьләрнең сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев исеменнән сәламләү сүзләрен Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе рәисе — А.Ф. Хәлиуллин җиткерде:
«Татар кызы» проекты — Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе. Ул милли үзенчәлекне саклау, рухи кыйммәтләрне киләсе буыннарга тапшыру һәм талантлы яшьләрне үстерү өчен мөһим мәйданчык. Катнашучылар үзләренең сәләтләрен генә түгел, ә туган телгә, мәдәнияткә һәм традицияләргә ихтирамнарын да күрсәтәләр», — дип билгеләп үтте Алмаз Хәлиуллин.
Бәйге барышында катнашучылар татар милли әдәбе, гореф-гадәтләре һәм туган телен белүләрен күрсәттеләр, шулай ук иҗади номерлар тәкъдим иттелде. Катнашучыларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде.
Бәйге нәтиҗәләре буенча Гран-при һәм «Татар кызы ХМАО–Югра— 2026» исеме Түбән Варта шәһәреннән Лиана Сәббаховага яулады.
I Вице-мисс — Айсылу Сәфәрова, II Вице-мисс — Каринә Муравьёва.
Барлык катнашучылар номинацияләр белән бүләкләнде, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әлеге бәйгенең уздырылуы татар халкының мәдәни мирасын саклау, милләтара диалогны үстерү һәм төбәкләр арасында хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлтелгән системалы эшнең мөһим өлеше булып тора.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Халыкара «Татар кызы» бәйгесе дирекциясе IV Төбәк «Татар кызы» бәйгене оештыручыларга — ХМАО–Югра татарлары конгрессына, Татар яшьләре берлегенә, Сургут шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенә, шулай ук иганәчеләргә – чараны югары дәрәҗәдә үткәргән өчен рәхмәт белдерә.





