ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Сургут шәһәрендә гаилә тарихын өйрәнү һәм яңа проектларны үстерү мәсьәләләре буенча очрашу үтте
Сургут шәһәрендә гаилә тарихын өйрәнү һәм яңа проектларны үстерү мәсьәләләре буенча очрашу үтте

Сургут шәһәрендә гаилә тарихын өйрәнү һәм яңа проектларны үстерү мәсьәләләре буенча очрашу үтте

Сургут шәһәренә эш сәфәре кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының махсус проектлар белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Фирдәвес улы Хәлиуллин шәһәрнең татар җәмәгать оешмалары вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чара Сургут шәһәре татарларының милли-мәдәни мохтариятендә яшьләр һәм өлкән буын вәкилләре белән катнашында узды.

Чараның төп темасы «Тамырлардан – киләчәккә: гаилә тарихын өйрәнүнең әһәмияте» темасына остаханә булды. Чыгыш барышында шәҗәрә төзүгә аеруча игътибар бирелде. Ул гаилә хәтерен саклау һәм буыннар арасындагы дәвамчанлыкны тәэмин итүнең мөһим коралы буларак билгеләп үтелде.

Очрашуда катнашучылар нәсел тарихын өйрәнү буенча гамәли киңәшләр алдылар: архивлар белән эшләү, гаилә документларын куллану һәм заманча цифрлы ресурслардан файдалану юллары тәкъдим ителде. Бу мәсьәлә аеруча яшьләр арасында зур кызыксыну уятты, алар фикер алышуга актив кушылды.

Шулай ук яшь буынны мәдәни һәм агарту проектларына җәлеп итүгә аерым игътибар бирелде. Аралашу барышында татар телен социаль челтәрләрдә популярлаштыруга юнәлтелгән яңа форматлар турында фикер алышу узды.

Моннан тыш, сәфәр кысаларында Алмаз Хәлиуллин Сургут шәһәре мәчете һәм мәдрәсәсе эшчәнлеге белән танышты. Әлеге дини һәм белем бирү учреждениеләре эшчәнлеге турында ХМАО-Югра мөселманнары Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Фидан хәзрәт таншытырды. Ул рухи тәрбия һәм халык арасында, шул исәптән яшьләр белән, агарту эшенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*