ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Тукай иҗаты буыннан-буынга тапшырыла
Тукай иҗаты буыннан-буынга тапшырыла

Тукай иҗаты буыннан-буынга тапшырыла

Ульяновск шәһәренең “Бердәмлек” милли китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.

“Тукай безнең күңелләрдә” дип исемләнгән чарада Казаннан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева, шагыйрәләр Фәүзия Солтан һәм Рәсимә Гарифуллина катнашты. Кичәгә татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, җирле язучылар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар чакырулы иде.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин, Татарстан Язучылар берлегенең Ульяновск бүлеге җитәкчесе Шәфикъ Иматдинов, Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина, Ульяновск өлкә мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова, татар автономиясенең Ленин район советы рәисе Котдус Мухаметшин һәм 17 нче китапханә мөдире Гөлфия Сәмигуллина өлкә мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында Тукай иҗаты тирәнтен өйрәнелүе, аңа багышлап төрле конкурслар үткәрелүе, Димитровград шәһәре 22 нче татар мәктәбенең Г.Тукай исемен йөртүе һәм Ульяновск шәһәренең яңа урамына Тукай исеме бирелүе турында сөйләделәр. Аннары 21 нче гимназия укучысы Дамир Камалетдинов курайда татар көйләрен уйнады. Ә 55 нче мәктәп укучысы Рамазан Сафин Г.Тукайның “Су анасы”ннан өзекне сәнгатьле итеп сөйләде. 20 нче “Искринка” балалар бакчасы нәниләре дә сәләтләрен оста күрсәттеләр. Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор коллективы (сәнгать җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Алсу Альметова) милли моңга сусаган халыкны онытылмас җырлары белән шатландырды.

Мәркәзебез Казаннан килгән иҗат әһелләре – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Алинә Хисамиева, шагыйрәләр Фәүзия Солтан һәм Рәсимә Гарифуллина китап укучылар игътибарына милли рух белән сугарылган шигырьләрен тәкъдим иттеләр. Татар әдәбиятын баетып калдырган Тукаебыз безнең күңелләрдә яши, аның иҗаты онытылмый, буыннан-буынга тапшырыла, диде алар. Мохтарият җитәкчесе Рамис Сафин ерак юлны якын итеп килгән каләм ияләренә рәхмәт белдерде. Өлкә татар автономиясе, татар язучылары берләшмәсе Татарстан Язучылар берлеге идарәсе белән озак еллар дәвамында нәтиҗәле хезмәттәшлек итә, диде ул.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*