Бу көннәрдә дөньяның төрле кыйтгаларында гомер итүче дин кардәшләребез бөек Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет бәйрәмнәре үткәрәләр. Шундый матур кичәләрнең берсе – Ульяновск өлкәсенең Николаевка районындагы Зур Чирекледә да узды. Бу авыл өлкә үзәгеннән 260 чакрым ераклыктагы Самара-Мәскәү федераль тимер юл буена урнашкан. Авыл читенннән инде күрше Пенза өлкәсе башлана. Өч мәхәлләле авылда 3000 нән артык кеше яши. Ел ...
Дәвам »Рубрика: Дин
“Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге Индерка авылында узды.
Пенза өлкәсендә беренче тапкыр “Мин-мөселман анасы” дип аталган бәйге булды. Өлкәнең дүрт меңнән артык милләттәшебез гомер итүче Индерка татар авылында узган әлеге ярышта хатын-кызлар тапкырлыкта һәм җитезлектә, аш-суга осталыкларында гына түгел, ә Корән серләрен һәм ислам нигезләрен белүдә дә көч сынаштылар. Өлкәнең Сосновоборский районында өч татар авылы бар–Индерка,Әлмәш һәм Сәләмәс. Шуларның иң зурысы – Индеркада 4500 кеше яши. Авылда 5 ...
Дәвам »
Казанда мәдрәсә шәкертләренә Мәүлид үткәрү буенча мастер-класс оештырылды
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел” исемендәге Казан урта мөселман мәдрәсәсендә Мәүлид ән-Нәбигә багышланган мастер-класс үткәрелде. Пәйгамбәр туган көне турындагы белемнәрне читтән торып укучылар үзләштерде. Алар Казанга кышкы сессиягә килгәннәр. Күбесе бүгенге көндә үз авылларында имам булып эшли. 70 шәкертнең 40тан артыгы Россиянең чит төбәкләреннән килүчеләр. Татарстанда Мәүлид бәйрәме традицион ислам кануннары буенча үткәрелә. Шуңа күрә бу мирасны дин әһелләренә ...
Дәвам »
Урмайга Мәүлед бәйрәменә рәхим итегез!
Бөтендөнья мөселманнары һәр елны мөбарәк Рабигүл-әүвәл аенда Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (сгв) туу сөенечен бәйрәмлиләр. Быел Рабигүл-әүвәл (Мәүлед) ае 02 нче гыйнвардан февральга хәтле дәвам итә. Шушы мөбарәк айда бөтен мәчетләрдә мәүлид шәриф укыла, Пәйгамбәребезнең (сгв) тормыш үрнәкләре, югары әхлак-әдәпләре һәм олуг фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнелә. Моның аркылы мөселманнар Ислам диненә булган ихласлыкларын белдерәләр, Сәрвәри галәм — Рәсүли әкрамгә салаватларны күп әйтәләр. ...
Дәвам »
Казанның “Ярдәм” мәчетендә һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар
29 декабрьдә Казанның "Ярдәм" мәчетендә бер төркем татар зыялылары кичендә котычкыч һава казасында һәлак булучыларны искә алдылар.
Дәвам »
Татарстан мөфтие ТР прокурорына мөрәҗәгать итте
Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тикшерүләр вакытында илебез гражданнарының иреге һәм хокуклары тупас бозылуы хакында мәгълүматларны тикшерүне сорап Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйковка мөрәҗәгать итте.
Дәвам »
Ташкентта татар шамаилләре күргәзмәсе ачылды
Ташкентның "Заркайнар" милли сәнгать үзәгендә "XIX - XX гасырларда татар шамаиле. Сүз һәм сурәт" исемле күргәзмә ачылды.
Дәвам »
Татарстан мөфтияте интернет радиосын булдырды
Татарстан мөфтияте каршында эшләүче "Хозур" нәшрият йорты яңа проектын - "Азан" - "Ислам авазы" интернет радиосын тәкъдим итте.
Дәвам »
Казанда Әмирхан укулары узачак
Бу атнаның шимбәсендә Актерлар йортында Әмирхан укулары үткәреләчәк. Укуларны "Әмирхания" мәгърифәтчелек фонды Казанның Иске таш мәчетендә Әмирхан хәзрәт Габделманның имамлык итә башлавына 200 ел тулуга багышлый.
Дәвам »
Татарстан мөфтие Төркиядәге татарлар белән очрашты
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә татарлар белән очрашты.
Дәвам »