tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Бәйгеләр, фестивальләр, күргәзмәләр / Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе
Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе

Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе

III бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет- бәйгесе 

НИГЕЗЛӘМӘСЕ.

III бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе – ул балалар тарафыннан башкарылган иҗади эшләрне тәкъдим итү өчен дөньякүләм мәйдан. 2018нче елда әлеге конкурс танылган җәмәгать эшлеклесе, популяр татар драматургы Туфан Абдулла улы Миңнуллинның  иҗатына багышлана.

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Мәгълүмати ярдәм: “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы һәм “Яңа гасыр” ААҖ.

Тәкъдим ителгән эшләр балалар иҗатын танытуга юнәлдерелгән төрле проектларда һәм хәйрия программаларында кулланылырга мөмкин.

Максаты һәм бурычлары:

  • Сәләтле балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү һәм аларны мәдәният өлкәсенә иҗтимагый яктан җайлаштыру максатында иҗади мәйдан һәм мөмкинлек тудыру;
  • Балаларга иҗат өлкәсендә ярдәм итү;
  • Балалар һәм яшүсмерләрнең милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә кызыксынуын ныгыту;
  • Балаларда халыкның гореф-гадәтләренә һәм бай милли мираска кызыксыну тәрбияләү;
  • Киләчәктә иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан яшүсмерләр иҗатына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү;
  • Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның иҗатын үстерү;
  • Балачактан менеджерлык сәләтләрен үстерүгә булышлык күрсәтү.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2018 нчы елның 20 нче февраленнән 1 нче июненә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә 3 яшьтән 14 яшьткә кадәр теләге булган һәр бала катнаша ала.  Бәйгедә катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2018 нче елның 18 нче мартына кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

2018 нче елның 19 мартыннан 22 нче апреленә кадәр Оештыру комитеты конкурсантларның эшләрен www.tatar-congress.org адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәгә урнаштырып барачак.

23 нче апрельдән 2 нче майга кадәр интернет аша тавыш бирү оештырылачак.

Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2018 нче елның 3 – 8 нче май көннәре.

Бәйгедә җиңүчеләргә финалда катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк.

Бәйгенең финалы Казан шәһәрендә 1нче июнь көнне була.

Тавыш бирү тәртибе

Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус сәхифәсендә башкарыла (www.tatar-congress.org). Һәр ошаган эшкә тавыш бирергә мөмкин, ләкин моны тавыш бирү дәверендә бары тик бер генә мәртәбә башкарып булачак. Тавыш бирүчеләр “Вконтакте”, “facebook.com”, “Одноклассники” һәм башка социаль челтәрләрендә  теркәлү үткән булырга тиеш. Социаль челтәрләрнең өстәмә исемлеге Бөтендөнья татар конгрессының рәсми һәм “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы сайтларында урнаштырылачак. Һәр тавыш бирү автомат рәвештә теркәлеп барачак. Тавышларны санау программасы түбәндәгечә көйләнәчәк: шикле активлык күзәтелгән очракта система счетчик күрсәтмәләрен автомат рәвештә юкка чыгарачак.

Иҗади эшләрне тапшыру тәртибе:

Бәйгегә алда күрсәтелгән шартларга туры килгән һәм электрон форматта булган эшләр кабул ителә. Һәр катнашучы берничә номнациядә 1 (бер) иҗади эш тәкъдим итә ала.

Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый.

Бәйгегә түбәндәге эшләр кабул ителә:

Рәсемнәр – скан күчермәләр һәм фотосурәтләр (JPEG форматында);

Декоратив-гамәли иҗат – фотографияләр рәвешендә(JPEG форматында);

Вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз, театр иҗаты – видеосюжетлар (видеосюжет горизонталь рәвештә һәм 5 минуттан артмаска тиеш);

Бәйгедә катнаша торган эшләргә таләпләр:

Һәр катнашучыга архивлаштырылган, имзаланган гариза тутырыла. Әлеге архивлаштырылган документта түбәндәгеләр булырга тиеш:

  • Doc форматында гариза-анкета;
  • Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (скан күчермә)
  • JPEG форматындагы фото яки эшнең скан күчермәсе;
  • Видеосюжет.

Һәр файл имзаланган булырга тиеш: фамилиясе, исеме, яше, номинациясе. Файлның исемендә катнашучының яшен күрсәтү мәҗбүри!

Гариза-анкета үрнәк буенча тутырылырга тиеш ( Кушымта 1).

Гариза-анкетада бәйгедә катнашучы – конкурсант турында мәгълүмат языла (әти-әнисенеке яки җитәкченеке түгел). Гаризада гамәлдәге электрон адресны күрсәтү мөһим. Түбәндәгечә имзаларга: Сафина Лилия, 6 яшь, гариза.

Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (Кушымта 2). Әлеге документ конкурсантның законлы вәкиле тарафыннан тутырыла (әти-әнисе яки опекуны). Түбәндәгечә имзаларга: Сафина Лилия, 6 яшь, ризалык.

Иҗади эшләрнең скан күчермәләре, фоторәсемнәре һәм видеосюжетлар түбәндәгечә имзаланырга тиеш: Сафина Лилия, 6 яшь, рәсем (номинация исеме) яки Сафина Лилия, 6 яшь, вокал (номинация исеме).

Катнашучы-конкурсантларга таләпләр

Башкарылган эшләрнең стиле һәм техникасы ирекле. Барлык эшләр дә бәйге тематикасына туры килергә тиеш.

Вокал: татар халык җырларын яки Туфан Миңнуллин шигырьләренә язылган җырларны татар телендә башкару;

Инструменталь башкару: татар халык җырларын яки Туфан Миңнуллин сүзләренә һәм аның спектакльләренә язылган көйләрне, җырларны башкару;

Декоратив-гамәли иҗат: Туфан Миңнуллин әсәрләрендәге сюжетларны яки геройларны чагылдырырга тиеш;

Рәсемнәр: Туфан Миңнуллин әсәрләрендәге сюжетларны яки геройларны чагылдырырга тиеш;

Нәфис сүз: Туфан Миңнуллин шигырьләрен, драма һәм чәчмә әсәрләреннән әөзекләрне татар телендә сәнгатьле уку;

Театр иҗаты: Туфан Миңнуллинның сәхнәләштерелгән драма әсәрләреннән сюжет.

Йомгак ясау һәм бүләкләү

Балалар иҗаты бәйгесе  номинацияләргә һәм яшь группаларына бүленгән.

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр өч яшь категориясенән тора:

3-6 яшь; 7-10 яшь; 11-14 яшь.

Җиңүчеләр һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә аерым ачыклана. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация һәм һәр яшь категориясе буенча 3 җиңүче  билгеләнә.

Вокал һәм инструменталь башкару номинацияләрендә җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнәчәк: соло 3 категориядә, ансамбль һәм дуэтлар (категориясез).

Театр иҗаты номинациясендә 3 җиңүче  билгеләнә.

Интернет тавыш бирү вакытында үзенең яшь категориясендә иҗади эше белән иң күп тавыш җыйган конкурсант җиңүче дип таныла.

Яшь категориясенә һәм номинациясенә карамастан барлык катнашучылар арасында иң күп тавыш җыйган конкурсантка Гран-при тапшырыла.

Нәтиҗәләр түбәндәге номинацияләрдә башкарылачак:

Вокал: соло һәм ансамбльләр (дуэт);

Декоратив-гамәли иҗат (батик, бисердан үрү, бәйләү, чигү, мәкрәмә, челтәр үрү, керамика, мозаика, нәфис язу (агачка, металлга, керамикага), агачны нәфис бизәкләү, каен тузыннан нәфис эшләнмә һ.б.)

Инструменталь башкару: соло һәм ансамбльләр (дуэт);

Рәсемнәр (графика, сынлы сәнгать);

Нәфис сүз;

Театр иҗаты.

Конкурсның махсус бүләкләре

Тиешле баллар җыя алмаган яки үзенең эшен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмаган сәләтле катнашучыларга максатчанлык, эзлеклелек һәм тәэсирлелек  өчен сәнгать әһелләре, иҗтимагый оешмалар, шулай ук меценатлар тарафыннан махсус бүләкләр тапшырылачак.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарыла торган басмалар үзләре сайлап алган катнашучыларга махсус призларын тапшыра алырга мөмкиннәр.

Конкурста катнашучыларны бүләкләү.

Конкурста катнашучыларны бүләкләү тантаналы рәвештә 2018 нче елның 1 нче июнендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья балаларны яклау көнендә тапшырылачак.

Конкурста җиңүчеләргә дипломнар, кубок һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Махсус бүләк алучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

Шулай ук иганәчеләр тарафыннан  өстәмә кызыксындыру бүләкләре дә бирелергә мөмкин.

Конкурста җиңүче балаларның сәнгать җитәкчеләренә, укытучыларына оештыручыларның Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Конкурста катнашып җиңү яулый алмаган балаларга катнашу турында сертификатлар бирелмәячәк.

Оештыру бүлегенең адресы:

420060, Казан шәһәре, А.Пушкин урамы, 52 йорт, 5 кат, 3 бүлмә.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәгълүмати – аналитик үзәге.

Телефоннар: (843) 236-59-616.

Барлык эшләрне түбәндәге электрон адреска юлларга:

e-mail: [email protected]

2016 елда узган конкурсның кызыклы мизгелләре: