tatruen
Баш бит / Конгресс турында / Структура / БОРҺАНОВ АЛЬБЕРТ ӘХМӘТҖАН УЛЫ — төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе
БОРҺАНОВ АЛЬБЕРТ ӘХМӘТҖАН УЛЫ — төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән  эшләү комитеты җитәкчесе

БОРҺАНОВ АЛЬБЕРТ ӘХМӘТҖАН УЛЫ — төбәк тарихын өйрәнүчеләр белән эшләү комитеты җитәкчесе

Борһанов Альберт Әхмәтҗан улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Татарстан Республикасы «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе.

1956 елның 12 июлендә Чиләбе өлкәсенең Коншак районы Бәгәрәк Тамагы авылында туган.

Мәгариф

  • 1978 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтын
    тарих-педагогия факультетын тәмамлый.
  • 1983-1985 елларда СССР Фәннәр академиясенең Археология институтында фәнни стажировка үтә (Мәскәү шәһәре).
  • 1991 елда Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының археология кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый (Мәскәү шәһәре).
  • 2012-2015 елларда Новосибирск дәүләт университетының археология һәм этнография кафедрасы каршындагы докторантурада укый (Новосибирск шәһәре).

Хезмәт эшчәнлеге

  • 1978-1979 һәм 1982-1994 елларда Төркмәнстан Фәннәр Академиясенең Тарих институтының өлкән лаборанты һәм өлкән фәнни хезмәткәре, Төркмәнстан Мәдәният министрлыгының “Ниса” Дәүләт музей-тыюлыгының бүлек мөдире һәм директор урынбасары (Ашхабад шәһәре, Багир авылы).
  • 1994-2001 елларда-ТР Мәдәният министрлыгының Иске Казан музей-тыюлыгы директоры урынбасары һәм ТР Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Институтының өлкән фәнни хезмәткәре (Казан шәһәре, ТР).
  • 2001-2005 елларда – Татар дәүләт гуманитар институтының фәнни эшләр буенча проректоры-беренче проректоры (Казан шәһәре, ТР).
  • 2005-2011 елларда – Татар дәүләт гуманитар-педагогия институтының фән буенча фәнни-тикшеренү институты директоры урынбасары һәм тарих һәм этноархеология кафедрасы мөдире (Казан шәһәре, ТР).
  • 2011-2015 елларда – Казан дәүләт федераль университетының халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының тарих һәм укыту методикасы кафедрасы профессоры (Казан шәһәре, ТР).
  • 2015-2018 елларда – Татарстан Фәннәр Академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының татар-болгар цивилизациясе бүлеге мөдире (Казан шәһәре, ТР).
  • 2018 елдан бүгенге көнгә кадәр Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе.
  • Әфганстанда хәрби бурычын үтәгән, запастагы офицер. Көнчыгыш һәм Идел-Урал төбәге илләре тарихы һәм археологиясе буенча белгеч.

Фәнни исемнәре һәм дәрәҗәләре

  • Тарих фәннәре кандидаты (Археология, 1992 ел).
  • Өлкән фәнни хезмәткәр (Археология, 1994 ел).
  • Доцент (Гомуми тарих һәм иҗтимагый фәннәр, 2003 ел).
  • Профессор (тарих, 2006 ел).
  • Россия халык Фәннәр академиясе академигы
    (Археология һәм антропология, 1997 ел).
  • “Европа Азия” Халыкара гуманитар академиясе академигы (2009 ел).
  • Санкт-Петербург Петр исемендә фәннәр һәм сәнгать академиясе академигы
    (2016 ел).
  • 700 дән артык фәнни хезмәт, 60 китап һәм монография авторы, 40 тан артык җыентык мөхәррире.

Бүләкләр

Хәрби батырлыгы, фәнни-педагогик һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен 40тан артык дәүләт һәм идарәләр орденнары (2), СССР, РФ, Татарстан Республикасы, Әфганстан, Төркмәнстан, Болгария, Казахстан медальләре һәм билгеләре белән бүләкләнә. Шул исәптән, СССР Югары Советы грамотасы, шулай ук ТР Президенты, РФ Фән һәм Мәдәният министрлыклары, Төркмәнстан, Марий Эл Республикалары РФ һәм ТР төбәкләре Грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2013 ел). Хади Атласи исемендәге премиясе лауреаты (2014 ел). Бөек Петр премиясе лауреаты (2023 ел).

Оештыру һәм методик эш

А.Ә. Борһанов җитәкчелегендә 9 Халыкара, Евразия һәм Бөтенроссия фәнни-туган якны өйрәнү форумнары һәм 200дән артык конференция, симпозиумнар әзерләнгән һәм үткәрелгән

Элемтәләр