Арча Педагогика көллиятендә “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы күчмә утырышының пленар өлеше бара. Алдагы ике көндә чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнанрыннан җыелган актив татар хатын-кызлары төрле чараларда катнашты, халкыбызның йолалары, гореф-гадәтләре белән танышты.
Бүген күчмә утырышка нәтиҗә ясала. “Ак калфак” вәкилләренә сәламләү сүзләрен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров җиткерде.
Милләтпәрвәр, милли җанлы булуыгыз өчен һәрберегезгә рәхмәт. Узган елда вәзгыять кискенләшеп китте. Шактый гына сөйләшүләр булды, Дәүләт Думасында да, башка дәрәҗәләрдә дә. Әмма дөньясы, тормыш шулай корылган – вәзгыятькә яраклашасыңмы- яраклашмыйсыңмы, барыбер үз эшеңне эшләргә кирәк. “Ак калфак” оешмасын җитәкләп килгән лидерыбыз – Кадрия Рәесовна Идрисова – фантазиясе дә, креативлыгы белән дә аерылып тора, проект артыннан проект тормышка ашырыла. Калфак туе дисеңме, шәҗәрә бәйрәмнәре дисезме, фәнни-гамәли конференцияләр, төрле өлкәләргә, Татарстан районнарына алып барып күчмә утырышлар уздыруның да төп максаты – сезнең боларның барысын сеңдереп, шул юнәлешләрне үз җирлекләрегездә үстерергә этәрү, – дип билгеләп узды Данис Шакиров.
Ул иң актив “Ак калфак” вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.