Омски шәһәренең актерлар йорты янындагы белдерүләр тактасында шундый белдерү урнаштырылган иде. “Кем белән очрашабыз соң”-дигән сораулар бик күп омскилыларны кызыксындырды һәм данлыклы Казан федераль университеты профессоры, Россия федерациясенең югары һөнәри белем системасы мактаулы хезмәткәре, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев икәнен белгәч бик куандык.
Аның – татар халык, эстрада җырларын, классик композиторлар әсәрләрен йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкару осталыгына ия, татар халкының мәшһүр җырчысы икәнлегенә 31 июль көнне “Кызыл гвардия” мәдәният йортында чын күңелдән кабат инандык.

Музыка мәктәбендә укучы Катя (Такыя) җырны рус телендә башкарды, аңа да игътибарлылык күрсәтелеп алга таба үсеше өчен киңәшләр бирелде. Әтисе рус милләтеннән булса да, Катя татар телен, әнисе- әбисе телен дә бик яхшы белә.
Сәхнәдә чыгыш ясаучы, халыкның ихтирамын казанып өлгергән җырчыларга да Миңгол абыйларының киңәшләре хуш килде.

Дәрес башында Миңгол Галиев үзенең моңлы, яңгыравыклы тавышы белән мөнәҗәтне башкарганда, күзләребез яшьләнеп китте, шундый көр тавышлы моңлы башкаручыны безнең күптән ишеткән юк иде.
1 август көнне Актерлар йортында үткән иҗади очрашу концерты ахырында зал тулы тамашачыларның Миңгол Галиевның табигый талантына сокланып аягүрә басып яратып алкышлавы аның халкыбызның күренекле педагог- сәнгатькәр икәнлеген танудыр.
Нурия Кучукова
Омск