30 октябрь көн дәвамында «Нур» яшьләр үзәгендә татар яшьләре өчен интенсив программа тәкъдим ителәчәк.
Программада:
- «Чаллыда татар проектларын җанландыруның 30 ысулы» дигән ми давылы,
- бизнес, тайм-менеджмент, SMM, грантлар, журналистика буенча лекцияләр,
- психология, хореография, сөйләм серләре, дизайн, фото-видео буенча остаханәләр һәм татар проектын булдыру буенча воркшоп,
- яклау сессиясе.
Шулай ук көн дәвамында аудиогид ярдәмендә элеккеге «Москва» рестораны буенча экскурсия узып булачак.
Кичке программада:
- концерт,
- дизайн-маркет,
- аудиоспектакль.
Форумда 10-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, актив яшьләр катнаша ала. Моның өчен Google-гариза тутырырга һәм Оештыру комитетының аны раслауны көтеп алырга кирәк.
⠀
Мөһим шарт: көн дәвамында битлек кию сорала, кергәндә температура үлчәнә. Үзегезне начар хис итсәгез, өйдә калуыгыз хәерлерәк.
⠀
Оештыручылар: Чаллы Башкарма хакимиятенең Яшьләр эшләре буенча идарәсе ярдәмендә URBANTATAR яшьләр берләшмәсе, «Нур» яшьләр үзәге.