tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар
Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар

Әгерҗедә ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар

1 августта Әгерҗенең вокзал яны мәйданында ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алу уңаеннан тантаналы чара узды.

“ТАССРның 100 еллыгына багышланган флаг эстафетасы, ниһаять, бүген безнең шәһәргә дә килеп җитте. Флагны каршы алабыз”, — диде бәйрәмне алып баручылары.

“Бүген без Әгерҗе районында юбилей флагын кабул итәбез. Әлеге флагтагы ак төс ниятләребез һәм уңышларыбызның аклыгын, ә алтынсу төс республикабызның казанышларын чагылдыра. Татарстанның киләчәктә дә тотрыклы рәвештә социаль-икътисади үсеш юлында булачагына ышанабыз”, — дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиев һәм тарихи әләмгә Әгерҗе районы гербы билгесен беркетте.

Флаг сәяхәтен дәвам итәчәк. Алга таба аны Аксубай муниципаль районы кабул итеп ала. Ә 30 август — республика көнендә ул Казанга әйләнеп кайтачак.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*