Бүген Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Башкарма комитет җитәкчесе Ринат Закиров катнашында оештыру комитетының утырышы узды. Анда бәйгене үткәрү мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Халыкара “Татар кызы-2020” бәйгесенең төбәкара этабы Самара шәһәрендә 28 нче мартка билгеләнгән. Конкурста Самара шәһәре һәм районнарыннан 12 татар кызы көч сынашачак. Җиңү яулаган катнашучы август аенда Казанда узачак ярымфиналга чакырыла.