tatruen
Баш бит / Яңалыклар / III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының эш органнары сайланды
III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының эш органнары сайланды

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездының эш органнары сайланды

Бүген Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды башланып китте.

Съездның пленар утырышын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев алып бара.

Иң элек съездның эш органнарын – мандат, секретариат, хисап һәм редакция комиссияләре сайланды.

Эш органнарның исемлеген Татарстан Республикасы Азнакай районының җирле «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиева игълан итте.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, 3 кешедән торган мандат комиссиясе, 3 кешедән торган секретариат, 5 кандидатурадан торган хисап комиссиясе, 3 кандидатурадан торган исемлек редакция комиссиясе сайланды. Шулай ук биредә мандат комиссиясе хисабы укылды. Аны комиссия рәисе, Башкортстан Республикасы делегаты Якупова Альбина Ремдат кызы тәкъдим итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*