tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кадерле күчтәнәчләр: Татарстан халкы хәрби операциягә ничек ярдәм итә?
Кадерле күчтәнәчләр: Татарстан халкы хәрби операциягә ничек ярдәм итә?

Кадерле күчтәнәчләр: Татарстан халкы хәрби операциягә ничек ярдәм итә?

Борчу-мәшәкать дигәнең бар кешене бер учак янына җыярга сәләтле ул. Салкыннан җаның куырылганда сине аңлардай иңнәргә башың саласың бит. Хәрби операция игълан ителеп, егетләребез илне сакларга киткәндә дә, бар халык берләшеп, ярдәмгә ашыкты. Күңеле кушканча һәм булдыра алганча. Кемдер – акчасы, кемдер – гамәле, кемдер сүзе белән кушылды. Балаларын зарыгып көткән әниләр, ирләрен озаткан хатыннар гына түгел, битараф булмаган һәр кеше егетләргә булышуны үзенең бурычы итеп кабул итте.  Шулай итеп, бүген яу кырына күчтәнәчләр бар халыкның кул һәм күңел җылысына төренеп кузгала.

Аш  (Балтач)

Балтач районының Арбор авылы халкы хәрби операциягә беренче көннән башлап ярдәм күрсәтә. Башта хатын-кызлар җыелышып, маскировка челтәрләре бәйләгәннәр, одеял, футболка, носки һәм башка кирәк-яраклар җыеп, госпитальләргә озатканнар, көзен 2 тонна бәрәңге җибәргәннәр. Инде бу көннәрдә яшелчәләр киптереп, аш җыелмалары эшләү белән мәшгульләр. – Бәрәңге, кишер, чөгендер һәм кәбестәне киптереп, борщ пешерер өчен җыелма әзерлибез. Пешкән итне иттарткычтан чыгарып, аны да киптерәбез. Яшел тәмләткечләр, тозын, борычын да салабыз. Шуларның барысын бер ашлык итеп кечкенә пакетларга тутырып җибәрәбез. Өстенә кайнар су салгач, биш минуттан аш әзер була. Үзебез дә ашап карадык, бик тәмле килеп чыга, – ди бу эшләрнең башында торучы Дилә Гарипова.

Фронттагы егетләрнең хәлен аннан да яхшырак аңлаучы юк, чөнки Дилә апаның улы белән  кияве мобилизация башлаганнан бирле яу кырында. – Улым белән киявем икесе ике якта хезмәт итә. Аларны алып киткән көннәрдә бик авыр булды. Улымның өч баласы булса да: «Әни, китәм. Без бармасак, кем барыр?» – диде. Киявем белән кызым бер бала тәрбиялиләр. Кызым да яу кырындагыларга бик нык ярдәм итә. Безгә инде хәзер алардан килгән хәбәрләр белән генә яшәргә кала, – ди ул. Дилә Гарипова әйтүенчә, егетләргә ярдәм чыннан да барып ирешә. – Безнең авыл бик булыша, бу хәлләр кешеләрне тагын да берләштерде. Авылыбыздагы хатын-кызларга, колхоз җитәкчеләренә, авыл җирлеге башлыгына башымны иеп рәхмәт әйтәм. Иптәшем инсульт кичерде, шул сәбәпле кул астымда машинам юк. Җыелган, эшләнгән әйберләрне ничек илтеп тапшырырмын икән, дип борчылып йөрим дә, тиз генә җае чыгып та куя. Хуҗалык эшләрендә дә ярдәмнәрен гел тоеп торам.

Карны көрәргә мәктәп укучылары ярдәм итте. Бәйрәм саен бүләкләрен дә биреп торалар. Инде үземә дә – 71 яшь. Улым: «Әни, борчылып, җәфаланып йөрмә инде. Безгә барысы да җитә, ач тормыйбыз», – дип тә әйтә, тик балалар хакына эшләсәм, тынычланып китәм. Булышкач, рәхәт була, – дип, күңеле дә тулып китте ана кешенең.

Күренми торган плащлар (Мамадыш)

Мамадыш районында республикада беренчеләрдән булып күренми торган плащлар (плащ-невидимка) тегә башлаганнар. Әлеге эшкә алынган активист һәм волонтер Сергей Никитин аңлатуынча, плащка өстәп тегелгән махсус тукыма җылы саклый һәм иң мөһиме – тепловизорлы квадрокоптерлар өчен күренми. – Мин бик күп тапкырлар солдатлар янында булган кеше һәм әлеге өс киеменең алар өчен ни дәрәҗәдә кирәк икәнен беләм, – диде ул. –  Әлеге плащлар уңайлы, ул кешегә тиз хәрәкәт итү, йөгерү, ату мөмкинлеген бирә. Егетләргә 10–15 көнләп окопларда утырырга туры килә. Аларга бик авыр. Яңгырлы, пычрак һава торышы вакытында да плащлар юеш үткәрми һәм җылы саклый. Моннан тыш, аны яралыларны күтәреп алып чыгар өчен дә файдаланырга була.

Бу – күпфункцияле, армия өчен бик кирәкле әйбер. Әлеге җаваплы эшкә күптән түгел генә алынсалар да, инде унбишне тегеп өлгергәннәр. Финанс мөмкинлекләре булса, күбрәк тә тегәргә әзерләр. Сергей Никитинның төп ярдәмчесе – хатыны Екатерина. – Без аларны Пойкино авылында тегәбез. Бер көнгә ике плащ тегәргә була. Һәр плащ әзер булган саен: «Тагын бер гомерне саклап кала алабыз бит», – дип сөенәбез. Плащлар сынауны уңышлы узды, тиздән башка районнарга да тегү үрнәкләрен күрсәтергә уйлыйбыз, – диде Сергей Никитин. Моннан тыш, ул хәрби бәрелешләрдә хәбәрсез югалган солдатларны эзләү белән дә шөгыльләнә, «Улӟытон» дип аталган эзләү отрядын җитәкли. – Мин бу эшләрнең зур масштабта булуын, отрядның республика статусын алуын һәм финанслауларын телим, чөнки бу күбрәк мөмкинлекләр бирер иде. Ә миңа мөрәҗәгать итүчеләр бик күп, – ди ул.

Мунча

Тагын бер мамадышлы Юрис Шәкүров яу кырындагы егетләргә прицеплы мунчалар ясый. – Мин сарыклар үрчетү белән шөгыльләнәм. Егетләргә ит җибәрмәкче идем дә, җылыда бозылыр, дип, тәгәрмәчле мунчаларга тотынырга булдым. Кулым эш белә, барлык эш коралларым бар. Район башлыгы белән киңәштем дә майда эшкә тотындым. Материал алырга акча булса, бик тырышып эшләгәндә, бер мунчаны бер атнада өлгертеп була. Халыкка рәхмәт, бик теләп булышалар, – ди оста. Мунчаларны, күчереп йөртергә уңайлы булсын дип, шунда ук прицепка утыртып эшли ул. Заказларны төрле оешмалардан кабул итә. Шалтыратуларны хәтта Россиянең башка шәһәрләреннән дә ала. Без шалтыратканда җиденче мунчасын өлгертеп ятуы иде. 62 яшьлек Юрис абый – профессиональ спортчы, хәйрияче, чишмәләр төзекләндерүче, агачлар утыртучы, спортчы егетләр тәрбияләгән әти.

Берничә ел рәттән авыру һәм әтиләре махсус операциядә катнашкан балаларга бәйрәмнәр дә уздыра. Кыскасы, ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. – Андагы егетләрнең барысы да безнең балалар кебек якын. Әти-әниләре аша күп тапкырлар рәхмәтләре килеп иреште. Узган ел мине «Безнең заман герое» премиясе белән дә билгеләделәр. Ләкин мин үземне герой дип санамыйм, геройларыбыз – яу кырындагы солдатларыбыз. Мин бары тик бар район халкы ярдәме белән җыелган акчага мунча эшләп бирүче генә. Битараф булмаган халыкка рәхмәт. Эшләгән өчен бер тиен акча да сораганым юк. Ун мунча эшләп җибәргәч, «ПАЗик» автобусын мунча итеп көйләп, аны госпитальгә җибәрергә ниятлим, – диде ул.

100 кг чәкчәк (Чаллы)

Чаллы шәһәрендә яшәүче Мәдинә Мөхәммәтҗанова хәрби операциядәге егетләргә 100 кг чәкчәк пешереп җибәргән. – Мин күп еллар заказга чәкчәк пешерәм. Илдә шушы хәлләр башланган елның ноябрендә, күңелем кушуы буенча, әлеге татлы ризыкны әзерләргә булдым. Беренчесендә кызым белән бергәләп ике көндә 20 кг чәкчәк пешердек. Анысын җибәргәч, декабрьдә тагын 10 кг әзерләдек. Шуннан соң тукталып тордык да августта тагын 30 кг пешердек. Октябрьдә 60 яшемне тутырдым. 60 яшемә 60 кг чәкчәк булсын инде, дидем дә, тагын шуңа өстәп 40 кг пешердек. Шулай итеп, бер ел эчендә барлыгы 100 кг чәкчәк пешереп озаттык егетләргә, – диде ул. Без шалтыратканда да дус хатыннары белән 45 йомыркага чәкчәк пешерүләре иде. – Мин боларның берсен дә пиар өчен эшләмим, ә ихластан үземнең өлешемне кертәсем килде. Улым, сәламәтлегенә бәйле, армиядә хезмәт итмәде, якын танышлар арасында да солдатлар юк, ләкин мин барыбер читтә кала алмадым, – диде Мәдинә ханым.

Чәй җыелмасы (Саба)

Саба районының Иләбәр авылында яшәүче Гүзәл һәм Эдуард Федоровлар өч бала тәрбияли. 10 яшьлек уллары ДЦП авырулы, аңа да игътибар күп кирәк, тик авырлыкларга карамастан, хуҗабикә солдатлар өчен чәй җыелмалары әзерләүгә керешкән. – Мин «Хәят» хатын-кызлар оешмасына керәм. Шуңа күрә мондый хәйрия эше минем өчен ят түгел. Бу юлы да, мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән егетләребезгә ярдәм кулы сузарга булдым. Бер атна элек «Ватсап»ка: «Теләче районында менә шундый җыелмалар эшләгәннәр. Әйдәгез, без дә тырышыйк әле», – дип язуым булды, шунда ук картама акча күчә башлады. Нәтиҗәдә бик тиз арада 30 мең сум акча җыелды. Теләгемне күтәреп алып, ярдәм кулы сузган һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Акчага чәй, каһвә, төрледән-төрле кәнфит, печеньелар сатып алып, 408 җыелма тупладык. Боларның барысын да кызым белән башкардык. Ирем дә ярдәмнән читтә калмый. Товарлар алырга, җыелмаларны илтеп бирергә булыша. Ул ризалык бирмәсә, бу эшләр барып та чыкмас иде, – ди ул. Әзер җыелмаларны ике гуманитар ярдәм машинасы белән җибәргәннәр, бераз акча җыелгач, тагын юлламакчылар. Билгеле, мондый мәрхәмәтле эшләрдә кешеләрдән җыелган акча гына түгел, үзләренеке дә кушыла. – Без җыелмаларны, бар тик үзебезнең район егетләренә генә барып ирешсен, дип әзерләмибез. Без кемгә файдасы тисә дә шат. Әле барып ирешмәсә дә, солдатларның әниләреннән, хатыннарыннан рәхмәт сүзләрен инде ишетәбез, – ди ул.

Окоп шәме  (Кайбыч)

Ярдәмнән Кайбыч халкы да читтә калмый. Кирәк-яраклар, акча да җыйганнар, хәзерге вакытта исә алар окоп шәмнәре һәм файдалы үләннәрдән чәйләр әзерләү белән мәшгульләр. – Бик күп авыллардан үзем җитәкли торган «Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексына чәйләр, шифалы үләннәр алып киләләр. Без аларның барысын да кечкенә пакетларга салып, әзерләп җибәрәбез. Хуш исле үләннәрен дә, кипкән җимешләрен дә, кара һәм яшел чәйләрен дә салабыз пакетларга. 15 февральгә кадәр көн саен менә шушы эшләр белән шөгыльләнергә уйлыйбыз, – ди «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Җәмилә Сәгыева. – Кызларыма бик зур рәхмәт. Алар буш вакытлары булуга токмач та кистеләр, чәкчәк тә, тортлар да пешерделәр. Бер хезмәткәребезнең улы хәрби операциядә хезмәт итә. Ул әнисе аша бөтен кешегә рәхмәт әйтеп җибәрде. «Әни, өй токмачы белән аш пешереп ашадык, чәкчәк белән чәй эчтек. Өйгә кайткан кебек рәхәт булды», – дип әйткән.

Моннан тыш, алар окоп шәмнәре ясый. Аның өчен парафин сатып алалар, халыктан яшел борчак, кукуруз, сироплы персик-абрикостан калган калай савытлар, балалар ризыклары банкалары җыялар. Бу акциягә авыл җирлекләре дә кушылган.

Мазь (Азнакай)

Азнакай районының Зур Сукаеш авылда яшәүче Ләйсәнә Вәлиева солдатларның бит, кулларын суыктан саклар өчен, мазьлар әзерли. Аңа кадәр солдатларга оекбашлар бәйләп җибәргән ул. – Хәзер бу эшне үзем оештырам. Якын-тирә авыллардагы хатын-кызларга җепләр алып кайтып бирәм дә, оекбашларны алар бәйли. Ә мазьларны күптән түгел генә эшли башладым мин. Ялга кайткан бер солдатның җилдә ярылып, «чебиләп» беткән битен күрдем дә, дәваларга дип, үзем ясаган мазьны бирдем. Сөртте дә: «Ләйсәнә апа, бигрәк әйбәт бит бу!» – диде. Шуннан соң, мин бит моны ясап, гуманитар ярдәм белән дә озата алам, дип уйладым, – дип сөйләде ул. Тагын да файдалырак булсын дип, интернетта булган рецептны үзенчә үзгәртеп эшли Ләйсәнә Вәлиева. Беренчел чыганактагы көнбагыш маен җитен маена алыштыра, чөнки анысы тагын да файдалырак. Аңа йомырка сарысы, прополис, балавыз, Алтай мумиясен һәм яраларны төзәтсен өчен стрептоцид порошогын куша. Бер ай эчендә 300дән артык банка мазь ясап өлгергән. – Актаныш, Кукмара, Саба районнары кызларын да шундый мазьлар ясарга өйрәттем. Минем социаль челтәрләрдә «халык медицинасы» дигән төркемем бар.

Күп мәгълүматны шуның аша таратам. Кечкенә банкалар алып килүчеләр дә бар. Язылучылар арасында да, авылдашлар, райондашлар арасында да акчалата ярдәм итүчеләр булды. Тик мазьларның күпчелеген бары тик үз акчама гына эшлим. Мазьларны сатам да, аннан кергән акчага тагын продукция сатып алам. Мәгълүматны мактану өчен дип таратмыйм, ә күбрәк халык җәлеп ителсен иде, дип тырышам, – ди ул. Ләйсәнә Вәлиева моңа кадәр укытучы булып эшләгән. Яу кырында элеккеге укучылары да, авылдашлары да бар. – Мин андагы балаларны бик кызганам. Алар турындагы уйларым башымнан китеп торганы юк. Җылы урыныма килеп ятсам да: «Мин җылыда ятам, алар бит суыкта тора. Ашадылар микән бүген?» – дип уйлыйм. Уйлаган саен күңелем тула. Бар әйберебез бар, без дә булышмасак, кем булышыр аларга? Аз гына буш вакыт барлыкка килсә, чималым булса, шушы мазьларыма тотынам. Этикеткаларын ирем, балалар белән бергәләп ябыштырабыз.

Бу мазьлар фронтка әле яңа гына китте. Ялга кайтучылар аша да 10–15 банка тыгып җибәрәбез. Алга таба тамак авыртканда суыра торган имбирлы, лимонлы, үләнле кәнфитләр эшләү нияте дә бар Ләйсәнә ханымның.

Хәрби кирәк-яраклар (Түбән Кама)

Түбән Кама районында яу кырына 23 февральгә хәрби кирәк-яраклар салынган 1 мең комплект җибәрәчәкләр. Шәһәр мэры урынбасары Марина Камелина әйтүенчә, монда солдатлар өчен иң кирәкле әйберләрне (эчке кием, тез саклагыч, балаклава, аптечка, перчатка) туплаячаклар. Фронтка тәнне җылытучы әйберләр белән бергә балалар һәм өлкәннәр ясаган, язган открыткалар да китәчәк. – Алары тагын да кадерлерәк булыр, дип уйлыйбыз. Халык фронтка теләп булыша. Цехларда носилкалар, маскировка челтәрләре тегәләр, машиналарны төзекләндереп озаталар. Окоп шәмнәре, чәкчәк, өй токмачы әзерләп җибәрдек. Бензин генераторы, төзелеш материаллары, 20 тонна он белән ярдәм итүчеләр дә булды. Бу эшләргә өлкән һәм урта буын гына түгел, балалар да җәлеп ителә, – диде Марина Камелина.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*