Татар халкы җыр-моңга гашыйк халык, ә театрга — мөкиббән. Тамашачы театр көнен, Камышлы халык театры куйган спектакльләрне көтеп ала, яратып карый, артистларның чыгышын кайнар алкышларга күмә, режиссерга рәхмәтләрен белдерә. Менә быелгысы тамашаны да зур түземсезлек белән көтеп алды тамашачы.
19 апрель кичендә Камышлы халкы мәдәният йортына агылды. Халык театры режиссеры Гүзәлия Шәкирова бу юлы язучы, шагыйрь, драматург Ркаил Зәйдулланың «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедиясен сәхнәләштергән һәм ялгышмаган, чөнки тамашачы комедияне бик җылы каршы алды һәм һәрбер артистның чыгышын кайнар алкышларга күмде.
Рольләрне Линар һәм Гүзәл Нуретдиновлар, Рәфис Гыйззәтов, Фәнис Шәһиев, Рәмис Гыйльманов, Светлана Хәлимова, Алия Кәримова, Гөлнара Шәфигуллина һәм Флюра Сәгыйровалар башкардылар. Һәр артист үз ролен җиренә җиткереп, халык күңеленә ятардай итеп уйнады, дисәм дә, ялгышмам.