tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан тәҗрибәсен – Уфага! Уфа тәҗрибәсен – Казанга!
Казан тәҗрибәсен – Уфага! Уфа тәҗрибәсен – Казанга!

Казан тәҗрибәсен – Уфага! Уфа тәҗрибәсен – Казанга!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Татарстанга эш сәфәре вакытында Казан шәһәрен төзекләндерү эшләре белән танышты. Түбән Кабан күленең ярын реконструкцияләү нәтиҗәләре Уфада “Торлак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру эшендә дә яхшы үрнәк булып тора.

Түбән Кабан күленең җәяүлеләр өчен тәгаенләнгән яр буен реконструкцияләү эшләренең икенче чираты 2020 елның җәендә тәмамланды. Бүген – ул Казанның иң матур урыннарының берсе. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яр буйлап йөреп, андагы арт-объектларны карадылар, ял итүчеләр белән аралаштылар. Әйткәндәй, ял итүчеләр арасында Уфадан килгән кунаклар да бар иде.

Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман сөйләвенчә, яр буенда даими рәвештә концертлар һәм фестивальләр, перфоманслар һәм спорт чаралары уза. Төзекләндерү эшләре үткән өлештә велосипедчылар һәм җәяүлеләр өчен махсус юллар, мини-футбол кыры, гамаклар, пикник үткәрү өчен урыннар бар. Алар заманча светодиод яктырткычлар белән яктыртыла.

Башкортстан башлыгы шулай ук Казанның Декабристлар урамындагы 100нче санлы йортны карады. Биш катлы бина һәм аның тирә-юнен Татарстанның «Безнең ишегалды» республика программасы кысаларында төзекләндергәннәр. Биредә барлык инженерлык челтәрләре алмаштырылган, видеокүзәтү камералары куелган, подвал, подъезд, фасадлар ремонтланган, йортның түбәсе алыштырылган. Шулай ук урамга һәм йорт кырына яңа асфальт салынган, ял итү зоналары һәм чүп-чарны аерым җыю мәйданчыгы булдырылган.

Радий Хәбиров ассызыклавынча, Татарстанның шәһәрне төзекләндерү программасы Башкортстанда тормышка ашырылган «Башкорт ишегаллары» проектына охшаш.

— Иң мөһиме-төзекләндерелә торган йортларда яшәүчеләрнең фикерен исәпкә алу, алар белән бергә кирәкле һәм файдалы проектларны тормышка ашыру, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Әлеге аралашулар ике республика өчен дә уңай нәтиҗәләр бирергә тиеш.

Илдус Фазлетдинов

tulpar.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*