15 май көне иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында II Бөтендөнья татар хатын–кызлары Форумы делегат ханымнарын теркәү башланды.
Төрле кыйтгалардан килгән ханымнар белән кыска гына әңгәмәләр корып алдык.
“Нур” татар оешмасыннан Гөлфия Антонова Ярославльдән килгән. Бу борынгы якта кайчандыр урта гасырларда татар күпләп яшәгәннәр, бүгенге көндә дә, Гөлфия ханым сүзләренчә, Ярославль өлкәсендә 30 меңләп татар бар. Казанга өченче мәртәбә килүе, ләкин мондый төр форумнарда беренче катнашуы. Яңа танышулар, яңа очрашулар, төрле яңалыклар көтәм. Гомумән, Казан буйлап йөрисем килә, форумнан соң да өч көнгә калып, шәһәрне җәяү йөрип чыгасым килә ди ул.
Сәидә Фәхретдинова (Савченко) Кабарда-Балкария башкаласы Нальчик шәһәрендә тора. Ул бу Төньяк Кавказ республикасында гомер сөрүче 3 мең татарны берләштергән “Туган тел” татар милли-мәдәни үзәк вәкиле. Күпләп тә килер идек, безгә бер генә урын бирелде шул дип шаяртып та алды ул. Сәидә ханымның әтисе-әнисе Ульян-Сембер якларыннан, репрессияләнгәч Урта Азия якларына барып эләгәләр. Сәидә ханым да шунда туган. Кияүгә чыгып Нальчикта төпләнгән. Форум татар хатын-кызларын борчый торган проблемаларга җавап табарга ярдәм итәр дип өметләнә ул. “Ир – баш, хатын – муен, муен кая борылырга икәнен төгәл белергә тиеш”, – ди ул.