tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда татар мәкаме буенча курслар башланды
Казанда татар мәкаме буенча курслар башланды

Казанда татар мәкаме буенча курслар башланды

Рабигыль-әүвәл аеның 13нче көнендә (9нчы октябрьдә), Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне татар мәкаме белән уку буенча бер атналык курслар башланды. Дәресләрне Төркиядән махсус чакырылган мөгаллим, Дин эшләре министрлыгының Коръән уку һәм азан әйтүдә хаталарны төзәтү мәсьәләләре буенча киңәшчесе Али Усман Алаҗа алып бара. Әлеге очрашуга татар дини җырлары, мөнәҗәт-бәетләр, касыйдәләр башкаручы авторлар – Марсель Вәгыйзев, Ильяс Халиков, Сәидкамал Сөенов, күпләгән Коръән-хафизлар, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе остазлары чакырылды. Дәресләрне оештыру һәм башлап җибәрү башында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды. Ул беренче дәрестә катнашучылар белән таныштырып, вакыт табып һәм үтенечне кабул итеп килгәне өчен мөхтәрәм кунакка һәм остазга рәхмәтен җиткерде.

Татар мәкамен фәнни һәм гамәли яктан өйрәнү һәм үстерү ихтыяҗыннан чыгып, мөфти  бу өлкәдә эш алып бару өчен филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина һәм Татарстанның атказанган артисты, дини җырлар башкаручы Марсель Вәгыйзевне җәлеп итте. Алар белән фикер алышуларның нәтиҗәсе буларак, беренче чиратта кыска вакытлы курслар үткәрү нияте барлыкка килде. Шунысы үзенчәлекле, киләчәктә татар мәкамен нотага салып өйрәнүне һәм саклауны күздә тотып, бу уңайдан бер атналык дәресләр Казанда нәкъ менә Мәүлид аенда ачылды. Ул теоретик белемнәр үзләштерү белән беррәттән, остаз белән күнегүләр башкаруны күздә тота. Шул сәбәпле дәресләр офлайн форматта үткәрелә.

Беренче кереш дәрестә мәкамнәрнең төре, формасы, төп үзенчәлекләре турында сүз алып барылды. Остаз татарларда көй көйләү пентатоника нигезендә корылган дип, аның кытайларларга, японнарга, Алтай халыкларына якын булуын, биш нотадан торуын, иң борынгы булып саналуын, аны хәтта Конфуций да телгә алуын билгеләп үтте. Али Усман Алаҗа татар азаннарын, халык көйләрен тыңлап, мәкамнәрне аеру буенча практик күнегүләр үткәрде. Остаз дәрес барышында татар мәкаменә хас төп үзенчәлекләрне аерып күрсәтте һәм дәрестә катнашучылар аның белән бергәлектә азан әйтү, Коръән аятьләре уку буенча күнекмәләр алды.

Остаз татар мәкамен үзләштерү өчен гомумән мәкам теориясе турында белем үзләштерергә кирәк дип, ике нотадан, җиде нотадан торган мәкамнәр буенча да күнегүләр үткәрде. Алдагы дәресләрдә сулыш алу, тавышның чыгарылышы (тавышны матур итеп чыгара белү), вокаль буенча кайбер күнегүләр үткәрү көтелә.

Дәресләр 10-13нче октябрь көннәрендә Казанның Галиев мәчетендә кичке алтыда (18.00) үткәреләчәк.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*