tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Конгресста Ульяновск шәһәренең ана теле укытучылары һәм “Ак калфак” вәкилләре белән очрашу узды
Конгресста Ульяновск шәһәренең ана теле укытучылары һәм “Ак калфак” вәкилләре белән очрашу узды

Конгресста Ульяновск шәһәренең ана теле укытучылары һәм “Ак калфак” вәкилләре белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Ульяновск шәһәренең Иделаръягы районы ана теле укытучылары һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары белән очрашу узды. Түгәрәк өстәл артында
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров һәм урынбасары Илгиз Халиков милли мәгарифтәге проблемаларга тукталып үттеләр. Төбәкләрдә конкуренциягә сәләтле белем учаклары булдыру мөһим, диде Данис Фәнис улы.

Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәбе мөгаллимәсе Нурзифа Кузнецова белән 69 нчы мәктәп укытучысы Илсөяр Тухфитуллова конгрессның иң зур бүләге – татар халкы алдындагы казанышлары өчен медальләренә ия булдылар.

Шулай ук семберлеләр күмәкләшеп КФУ бинасында узган Татарча диктант акциясенә кушылдылар.

Көннең икенче яртысында мөгаллимәләр һәм “Ак калфак”лылар ярдәм мәчетендә һәм Казан кремле музеенда булдылар.

Ульяновск өлкә татар автономиясенең Иделаръягы район советы рәисе Рафаэль Назмутдинов фикеренчә, әлеге сәфәр ана теле укытучыларының милли үзаңын үстерү һәм тарихыбызны барлау максатыннан оештырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*