tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Əхмәтов: “Безнең милләт язмышына битараф булмаган иганәчеләребез бар”
Марат Əхмәтов: “Безнең милләт язмышына битараф булмаган иганәчеләребез бар”

Марат Əхмәтов: “Безнең милләт язмышына битараф булмаган иганәчеләребез бар”

Бүген Бөтендөнья татар конгрессының бинасында Милли Шура Бюросының беренче утырышы узды.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чыгыш ясады. Ул  Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды вакытында Милли Шураның яңа составына әгъза итеп сайланды һәм аның Бюро составына кертелде. Марат Әхмәтов утырышта үз фикерен җиткерде:

-Комиссия эшен башлап җибәргәндә балалар бакчасы, гаилә, мәгариф, мәдәният тармакларында без ниндидер рухи бушлык күрдек. Безнең телевидение, җәмәгать оешмалары, министрлыклар белән эшләнгән дистәләгән проектларыбыз бар. Менә бүген татар тарихы турында китап кирәк дигән фикер яңгырады. Кем җитәкли ала бу проектны? Безнең милләт язмышына битараф булмаган иганәчеләребез бар. Команда туплап, бу эшне башларга кирәк,-диде ул.

Марат Әхмәтов шулай ук татар телендәге мультфильмнар ясау буенча да эш алып барылганын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Бюро 2022 елның 21 нче ноябрендә Казанда узган XV “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы вакытында Милли Шура утырышында оештырылган иде. Бюрода барлыгы 15 әгъза. Алар Милли Шура каршында төзелгән комитетларның да җитәкчеләре. Комитетлар да 21 нче ноябрьдә булдырылган иде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*