Мегион шәһәрендә “Болгар” иҗтимагый оешмасы активлары халыклар арасында дуслыкны һәм үзара аңлашуны ныгытуга юнәлдерелгән төрле чараларда актив катнаша, оешма тарафыннан күп кенә чаралар оештырыла. Узган ялларда Мегион шәһәрендә үзенчәлекле концерт булып узды. Бердәмлек белән сугарылган концерт программасын карарга тирә-як шәһәрләрдән дә кунаклар килгән иде.
«Алтын» хореография коллективы 2015 елда татар-башкорт иҗтимагый оешмасы каршында оештырылган. Менә инде 11 ел дәвамында коллектив тамашачыларны үзенең искиткеч биюләре, матур номерлары һәм, әлбәттә, матур киемнәре белән сөендерә. Коллектив яшь аермасына карап өч төркемгә бүленгән. Бирегә балалардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр бар. Репертуар да гаять күп төрле һәм гел яңартылып торыла.
– Гадәттәгечә, концерт бер сулышта үтте, номерлар бер-бер артлы үзгәреп, тамашачыларны шатландырды. Елдан-ел балаларыбыз конкурсларда, милли чараларда актив катнаша. Тамашачылар да концертларыбызны көтеп ала. Әлбәттә, концертларны оештыру күп көч таләп итә. Мин һәрбер катнашучыма зур рәхмәтемне белдерәм,- дип, сөенечле яңалыклары белән бүлеште, Мегион шәһәре “Болгар” иҗтимагый иҗтимагый оешмасы рәисе, Зөһрә ханым Бикташева.
Милләттәшләребезгә киләчәктә дә уңышлар телик.
Гөлчәчәк Фәтхулова, ХМАО-Югра.




